Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:10

Ачык микрофон: Татарстан Конституциясе кайчан кабул ителгән иде?


- Конституция көне 1992елда кабул ителгән иде. Хәзер аңа 15ел була инде

- Ул төп закон булырга тиеш, ә аның бөтен бүлекләре дә үтәлми. Президент сайлавын гына алсак та, ул да үтәлми. Бердә алышынмый бездә президент.

- Һәммәсе формально. Без Русиянең Конституциясенә буйсынабыз. Русия арасында утырып Конституция булмый инде ул.

- Мин Оренбургтан беләм Татарстанның Конституциясе кабул иткән көне икәнен.

- Әйтә алмыйм бернәрсә дә.

- Мин бәйрәм итә алмыйм, чөнки нәрсәсен бәйрәм итик соң без аның? Сизелми ул, уз хокукыңны саклап булмый. Хәтта эш бирүчеләр дән дә. Үз хокукларыңны яклар өчен Конституция бик ныклы булырга тиеш.

- Аның , баштагы Конституциянең бик күп бүлекләрен алып ташладылар .

Русия хәзер безне бик кысты. Шәймиев, кызганычка каршы үзенең ирешкән уңышларыннан баш тартты дисәң дә була. Башта суверенитетка ирешкән уңышлардан без үзебезне күбрәк азатрак тоя идек. Суверенитетка багышланган бүлекләрне алып ташладылар.

-Бик күп байлыкны без Русиягә бирәбез дә, анннан бик аз гына алабыз.

- Конституция булса, суверенитет була. Хәзер суверенитетны бетереп киләләр. Аның нигезе мәктәптә укыту.

Татарстандагы уртача миллилек, федераль үзәктән хуплана. Ә чеченнар шикелле урталыктан узып китсәң, инде хупланмый. Шуңа әле бездә суверенитетта, конституция дә бар, ә Чечняга юк.

Мәликә Басыйр

-

XS
SM
MD
LG