Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:18

Үз биналарын җимерүдән саклаучы кырым татарларына карата көч кулланылды


Кырымның Ай-Петри тавында Украинаның “Бөркет” исемле махсус тәгаенләнештәге полиция көчләре кырым татарларына каршы көч кулланды. Анда кырым татарлары үзләре төзегән йортларны җимерергә килүчеләрне үткәрмәскә тырышкан. Әмма бирегә китерелгән махсус көчләр хезмәткәрләре, җәмгысе 1 меңгә якын кеше аларны күсәкләр һәм газ кулланып тараткан. Бу хакта радиобызның Кырымдагы хәбәрчесе мәгълүматлар бирде. Бәрелешләр барышында, беренчел мәгълүматларга караганда, 50гә якын кырым татары кулга алынган. Алар арасында каты яраланучылар да бар, әмма аларны да тикшерү бүлекләрендә тоталар. Ай-Петри калкулыгында Кырым хакимиятләре төрле кафелар һәм сәүдә үзәкләрен рәсмиләштерергә булган. Әмма кырым татарлары биредә электән җир алып кайбер биналарны төзергә дә өлгергән инде. Шуңа да алар бирегә килүчеләрне ризасызлык белән каршы ала һәм аларга каршылык күрсәтә. Әмма спецназ хезмәткәрләренә прокуратура тарафыннан кырым татарларына каршы көч куллану хокукы бирелгән, шуңа да алар тартынып тормый. Кырым татарлары кулга алынгач, анда аларның дистәдән артык бинасы җимерелә. Бакчасарай район дәүләт хакимияте рәисе урынбасары Айдар Хәлилов белдергәнчә, Ай-Петри калкулыгында бер бинаны гына җимерү турында мәхкәмә карары булган. Әмма “Беркут” хезмәткәрләре, хакимиятләр фатыйхасы белән, барлык биналарны да җимертү өчен юл ачкан.

XS
SM
MD
LG