Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:17

Иран президенты илдә уран баетучы корылмалар булуын раслады


Иран уран баетучы гамәлдәге 3 мең корылмага ия. Бу хакта ил президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад Иранның көньягына сәфәре барышында меңнәрчә кеше катнашкан урам җыенында белдерде.

Шулай итеп Иран хакимиятләре беренче тапкыр рәсми төстә илдә атом коралы ясау мөмкинлеген дә бирә торган сыйфатлы баетылган уран алучы корылмалар эшләп торуын игълан итте.

Америка Кушма Штатлары белән Европа Берлеге Иранны атом коралы булдырырга тырышуда гаепли. Тәһран исә үзенең бу юнәлештәге эшчәнлеге фәкать тыныч максатларда гына, дип тәкрарлый һәм, Берләшкән милләтләр Оешмасы Иминлек шурасы таләпләренә дә карамастан, атом өлкәсендәге эшләнмәләрен туктатудан баш тарта.

XS
SM
MD
LG