Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:54

Казанга каһарман җырлар кайта


11 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның халык артисты Муса Жәлил бүләге лауреаты Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллина үзенең алтмыш еллыгы уңаеннан “Yлемсез ил моны” дигән юбилей концертын оештырачак. Катнашучылар арасында җырчы белән иҗади бердәмлектә эшләүче “Сөембимкэ варислары” фестивале лауреатлары, “Сорнай” һәм “Рух” фольклор, Харис Нигъмәтҗановның халык уен кораллары ансамблләре, “фольк-рокер” Исмаил, биюче Нурбәк Батулла яки алып баручы кечкенә энесе Байбулат Батулла белән бергә Гөлзадәнең үз оныгы Ширин дә җыр белән катнашачак. Алтай, тыва, хакас, ногай, кырым, казах, уйгыр hэм башка төрки-татар дөньясы сәнгать осталары да катнашачак. Шулай иттереп гадәти эстрада концерты яки шау-шоу түгел бу. Төп фишкасы – җырчы ханым сәхнәгә каһарман җырлар фестивален чыгара. Афишаларга да шулай язылган. Каһарман җырлар турында җырчы үзе сөйли. Гөлзадә Сафиуллина:

Аларда моң да бар. Сүзләрендә тирән мәгънә, көрәш рухы да бар. Әйтик хәтерлисезме, без үскәндә Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” исемле спектакле бар иде.

Җырга салып хат җибәрәм Фатыймам,

Җыр сөюче дусларым артыннан.

Ерак-ерак илләрдән,

Берлин дигән җирләрдән

Өзелеп сәлам сиңа Басыйрдан!

Бу мәхәббәт жырында хисләр дә бар, туган илгә мәхәббәт тә бар. Яшәү көчен бирә торган, рух бирә торган җырлар алар. Безне туйдырды инде эстрадагы мәгънәсез, арзанлы, җылап җырлый торган жырлар. Ә бит тормыш бара, көрәш бара. Ватан өчен, теле өчен, дин өчен. Һәр татар җаны өчен көрәш бара. Шушы вакытта бездә радиода башка җырлар яңгырый. Каһарманлык сәхнәгә җитми. Мин инде үз юбилеемның бер генә өлешен булса да шушы каһарман җырларга багышларга булдым.

Җырчы милли җанлы һәм үз фикере, аңы булган кеше буларак Татар иҗтимагый үзәге, Милли мәҗлес кебек милли-демократик хәрәкәтләрдә дә катнашырга курыкмаган Гөлзадә ахирәт дусты кебек булган мәрһүмә Вафира Гыйззәтуллинаның да рухына багышлый. Сиксәненче елларда чит төбәктән Казанга кайтып төпләнә алган казанарты кызы сибелгән татар язмышына ихластан борчыла, аның да яшеренеп яткан яки еракта калган талантларын барларга тели. Шул нисбәттән Гөлзадә тыңлаучыга Сәүбәнне дә ишеттерергә тели. Аның тавышы арабыздан иртә китеп барган моңлы Хәйдәр Бигичевка да ошаган диләр. Тик кумиры Бигичевтан аермалы буларак Сәүбән Закир ремонттан соң тагын да затлыланып киткән опера театры сәхнәсенә беренче тапкыр чыгачак. Ул да каһарманлык һәм җыр мәсьәләсендә Гөлзадә апасының фикердәше булып чыкты. Сәүбән:

Бүгенге көндә каһарман җырлар бик аз ишетелә. Милли тәрбия бирсәк, яшьләр андый җырларны ешрак тыңлый башлар иде дип уйлыйм.

Амил Нур

XS
SM
MD
LG