Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең гәҗитнең 7 ноябрь санына күзәтү


“Безнең гәҗит”нең чираттагы саны соңгы көннәрдә булган бәйрәмнәргә багышланган мәкаләләргә бай. Әйтик, “Ульрамилләтчеләр бердәмлек эзли” дигән мәкаләдә Бердәмлек көне уңаеннан ил буйлап рус маршлары үтсә дә, бердәмлек көнен русиялеләр әле һаман да бәйрәм буларак кабул итми. Гадәттә мәйданга милләтчеләр чыга. Бәйрәм халык бердәмлеге көне дип билгеләнсә дә, “Азатлык” радиосының ачык микрофон тапшыруы үткәргән сораштыруда катнашучылар арасында да бу көнне бәйрәм дип кабул итмәүчеләр дә очраган. Күпләр 7 ноябрьне генә бәйрәм дип саный. Шулай ук бу бәйрәмгә багышланган аналитик язмалар газетаның 5 нче битендә урын алган. Әйтик, Кәрим Камалның “Бәйрәм кемнеке?” дигән язмасында халык бердәмлеге көне урыс милләтчеләрен һәм фашистик такырбашларны гына бер тирәгә туплый. Бәйрәм Русиядәге бар халыкны берләштерүне күз алдында тоса да, әлеге чаралар Русия урыслар өчен дигән шигарьләр астында үткәрелә. Шулай ук бу темага “Үтерешләр милли күралмаучанлыкмы?”, Римзил Вәлинең “Кызыл мәйданда тагын бер татар” дигән исем астындагы мәкаләләре язылган.

“Безнең гәҗит”тә “Азатлык” битендә исә, радио дулыкннарында яңгыраган түгәрәк өстәл сөйләшүе “Дөнья татарлары корылтае ничек үтәр?” дигән мәкаләсе һәм Ландыш Харрасованың Татарстан халыклары корылтаеның ничек узуы турында язмасы урын алган.

“Безнең гәҗит”нең “Дөнья бу” дигән сәхифәсендә чыккан язмалар бу юлы да кызык һәм шул ук вакытта гыйбрәтле дә. “Кайтып барышлый” дигән мәкаләдә студент кыз авылга кайту михнәтләрен мәзәкчә иттереп язган. Болай да кесәсе такыр булган студент бераз булса да, акчаны янга калдыру жаен эзләп һәм эссе электричкада кайтудан качып берничә машина белән интегеп туган авылына юнәлүен язган. Анда ирләр тарафыннан булган бәйләнүләр дә, юлда очраган кешеләр белән аралашулар да урын алган.

Нәтиҗәдә студент кыз бала: “Шаяра-шаяра, курка-курка, мең газаплар кичеп булса да бушка кайттык. Башка вакыт электричкада гына кайтырмын мөгаен. Бушка йөреп башсыз калганчы, ач тамагым-тыныч колагым” – дип тәмамлый язманы. Бу мәкалә үзенә күрә юлда йөрүче студент кызларга бер үгет-нәсихәт тә булып тора.

Машина дигәннән икенче язма да шуның белән бәйле. Гади һәм бай кешеләрнең машиналары бәрелүе нәтиҗәсендә, нинди хәл килеп чыгуын тасвирлаучы әлеге язма “Хәерчегә җил каршы” дип атала. Шактый гыйбрәтле бу язма тормыштагы гаделсезлекне ачыктан-ачык ярып сала.

Гомумән, андый язмалар “Безнең гәҗит”нең бу санында шактый. “Тәнемне сатам, кем ала” дигәне дә көндәлек тормыштагы авырлыкларның нинди нәтиҗәгә китерүен сөйли. Ринат исемле егетнең ирләр фәхишәлеге белән ни өчен шөгыльләнә башлавы тасвирлана анда. “Әнием мине аракыга алыштырды, әтиемне бөтенләй белмим. Урамда үстем. Яраткан кызым да хәерче булган өчен ташлады. Шуңа акча эшләү өчен әлеге кәсепкә керештем, ди. Шул ук вакытта әлеге егет заводта да хезмәт итүен әйтә. Әгәр тән сатып ул сәгатенә 1200 сум акча эшләсә, заводта бер айга 7 мең генә ала икән. Шул ук вакытта татар егете киләчктә өйләнергә куркуын да яшерми. Хатын-кызларны әшәкелектә гаепли ул бу язмада.

Әйе, яшьләр дә өлкәннәр дә зарлана бу тормыштан. Әгәр яшьләр әле нинди генә ысул белән булса да кәсеп итү җаен тапса, лаеклы ялга чыгып 2-3 мең пенсия алучыларга сукранынрга гына кала. “Капитализмга барып җитеп булмады шул” дигән мәкалә дә 47 ел банкта җитәкче булып эшләгән ханымның бүген яртылаш хәерче тормыш алып баруы хакында. “Эх капитализма барып җитеп булмады шул, һаман да шул коммунизмда яши бирәбез” дип сукрана ул.

“Язмыш дулкыннарында уралып” дигән мәкалә гаепсезгә 15 ел төрмәдә утырып чыккан авыл ханымы турында. Аның гаиләсе, төрмәдән соң кечкенә килеш калган улының төрмәче әнисен кабул итүләре тасвирлана. Иренең сеңлесе белән яши башлавы языла.

Бу санда шулай ук авылда йөрүче алдакчы сатучылар турында да гыйбрәтле мәкалә язылган. Авыл өчен инде бу зур бер проблемага әйләнүе билгеле.

“Безнең гәҗит”нең бу санында да дингә, файдалы киңәшләргә зур урын бирелгән. “Иманга юл” сәхифәсендә Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында ачылган мәчет турында сүз бара. Соңгы биттә исә Альбина Апанаева белән әңгәмә урын алган. Анда яшь җырчының үзе турында, бүгенге эстрадага карашы чагыла.

Гөлназ Шәйхетдинова

XS
SM
MD
LG