Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия оппозициясе урам җыеннары берничә шәһәргә җәелде


Тифлистә полиция белән урам җыеннарында катнашучы оппозиция вәкилләре арасында бүген булган бәрелешләрдә 200дән күбрәк кеше зыян күргән, дип хәбәр итә илнең Саулык саклау министрлыгы вәкилләре. Полиция күздән яшь агыздыручы газ, күсәкләр һәм су сиптерү машиналары куллана.

Тифлис мәхкәмәсе низагларны көйләү мәсьәләсендәге элекке дәүләт министры Георгий Хаиндраваны иреккә чыгарган. Ул элегрәк урам җыенын куып таратканда кулга алынган иде. Хакимиятләр аны әфьюннәр куллануда гаепли.

Грузия башкаласында хөкүмәткә каршы чаралар узган җомгада башланган иде. Оппозиция президентның вазыйфасыннан китүен, вакытыннан алда парламент сайлауларын үткәрүне һәм сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны таләп итә.

Каршылык чаралары Грузиянең башка шәһәрләрендә дә, мисал өчен, Кутаиси белән Батумида да оештырыла.
XS
SM
MD
LG