Accessibility links

Кайнар хәбәр

7 ноябрь көне Татарстанда ничек үтте


7 ноябрь көне эш көне булса да, Казанның Камал театры мәйданында Коммунистлар фиркасе оештырган митингта 300гә якын кеше килгән иде. Анда бу фирканең Казан шәһәренең 7 районы вәкилләре үзләренең район нары исеме язылган полотнолар тотып чыкканнар иде. Коммунистлар фиркасенең Казандагы “Коммунистик яшьләр берлеге” оешмасы яшьләре фаерлар яндырып сары төтен чыгарып тордылар .

Әмма Камал театры мәйданына Коммунистлар гына җыелмаган иде.

Дмитрий Бердников җитәкчелегендәге хәрәкәт тә үзләренең төрле шигарьләрен күтәреп килгәннәр. Шигарьләрнең эчтәлеге, ипи белән сөткә бәяләрне күтәрүгә Нет, дип икътисад мәсьәләләренә юнәлтелгән булса , шулай ук аларның сәяси мәсьәләләрне алга сөргән, “Зубкова в Президенты России” дигән сәяси эчтәлеклеләре дә бар иде. Ләкин хәрәкәтнең җитәкчесе әйтүенчә, аларның максаты хәерчелеккә коррупциягә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшү, диде ул.

Коммунистлар фиркасе оештырган бу митингта чыгыш ясаган Рәсәй Коммунистлар фиркасенең Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре, һәм дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов, Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле янына Пушкин урамы буйлап юнәлгәндә, Азатлык радиосына болай диде.

“ Азатлык радиосы кебек бөтен Рәсәй халкы азат булырга тиеш. Яңартылган социализм төзү өчен, бөтен кулдан килгәнен эшлиячәкбез”диде ул.

Демонстрацияне саклап, аларга оештыру ягыннан ярдәм күрсәтү нияте белән Казан шәһәре хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Ирек Арслановта килгән иде.

7 ноябрь сездә эш көнеме, нинди ният белән килдегез дигән сорауга, ул болай диде.

“Ярдәм итәбез оештыру мәсьәләсендә, коммунистларга ярдәм итәргә. Мин тарихны яманламыйм, булган әйбер булган. Оештырырга ярдәм итәр өчен, тәртип бозылмасын өчен, тавыш чыкмасын өчен, тыныч үтсен өчен ярдәм итәргә килдем”.

Митингка килүчеләрнең фикере менә болайрак иде.

- Гаделлек өчен килдек. Җирдә гаделлек яшәсен.

- Мин коммунистларны хуплап килдем. Властькә Коммунистлар килсен.

- Ноябрь бәйрәмен бәйрәм буларак үткәрмәскә булдыру ул дөрес түгел.

-7 ноябрь ул безгә нидидер бер узганның хәтирәләре булып тора.

- Совет хөкүмәтен кире кайтарыр идем. Хәзер миңа бернинди хөрмәт юк.

Пушкин урамында басып карап торучылар фикере менә болайрак иде.

- Әгәрдә халык шулай урамнарга чыга икән дәүләт нәрсәдер уйларга тиеш, уйланырга тиеш, һичшиксез. Чөнки аларны тыеп кына, нәрсәдер эшләп, яшереп кенә бернәрсә дә хәл итеп булмый. Киләчәктә мондый чыгышлар кабатланырга мөмкин Һәм башка юнәлеш алырга мөмкин”.

- Гади коммунистларга минем ихтирамым әйбәт, зурдан.

Коммунистлар фиркасе 6 ноябрьдә кич белән һәр йортның, диярлек почта тартмасына Правда гәзите белән 7ноябрь уңаенннан котлау открыткасы салып чыкканнар иде. Шуңа да карамастан бу митингка коммунистларның әгъзаларыннан башка, бигрәк тә яшьләрнең дә бу митингка исләре дә китмәгән.

“Укырга киттем бүген, Камал янында урнашкан педагогик университетка. Бу көн миңа чыннан да бернәрсәне дә хәтерләтми. Революция хакында бернәрсә дә белмим-, диде педагогика университетының студенткасы

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG