Accessibility links

Кайнар хәбәр

Октябрьнең 90 еллыгы


Башкортстан коммунистлары Октябрь инкыйлабының 90 еллыгын билгеләде. Бәйрәм чаралары 6нчы ноябрь тантаналы утырыш белән башланды. 7нче ноябрь тантаналы йөреш һәм урам җыены узды. Тантаналы йөреш спорт сарае янында башланып Ленин мәйданына кадәр дәвам итте. Артабан урам җыены узды. Ленин мәйданы милиция һәм тимер койма белән уратып алынган иде. Чарага килгән һәркемне тикшереп үткәрделәр. Урам җыенында 40тан артык кеше катнашты. “Коммунистлар фиркасенә дан!” “Без тигезлек яклы!” “Яшьләргә — бушлай белем!” һәм башка шундый шигарләр күрергә була иде. Урам җыенында чыгыш ясаучылар коммуналь түләүләрне, азык-төлек, бензин бәяләрен төшерүне, 7нче ноябрь бәйрәмен кайтаруны таләп итте. Бу таләпләр резолюциягә дә кертелде.

Ленин мәйданы янәшәсендәге Урыс драма театры бинасы янында икенче бер чара — яшьләр бәйрәме узды. Бу бәйрәм дигәнең барлык көчкә җыр-музыка акыртудан гыйбарәт булды. Шуңа коммунистларның чыгышлары шул гөрелтеләр астында калды. Шул һәм көннең чагыштырмача суык булуы сәбәпле, урам җыены бик тиз тәмамланды.
XS
SM
MD
LG