Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:24

Мәхкәмә үз депутатын яклады


Русиянең Генераль прокуратурасы Башкортстанның нефть тармагының Байконур офшоры аша салымнан качуы уңаеннан җинаять эше ачкан иде. Офшор белән файдаланган чорда “Башнефтехим”га Виктор Ганцев җитәкчелек иткән иде. Генераль прокуратура Ганцевның гаепле булу-булмавын карауны республиканың югары мәхкәмәсенә йөкләткән иде. Чөнки Ганцев республика парламенты депутаты. Мәхкәмә июнь аенда карап, Ганцевны гаепсез дип тапкан иде. Генераль прокуратура моның белән килешми карарны Русиянең югары мәхкәмәсеннән көченнән чыгартты һәм кабат республика мәхкәмәсенә җибәрде. Мәкәмә аны карауны суза-суза килеп, ниһаять, карады һәм тагы да Ганцевны яклап карар чыгарды. Инде Ганцев гаепле булган очракта да, ул җинаять эшеннән котыла, чөнки салым канунына ярашлы, андый эшләрне карау вакыты алты ел. Декабрьдә исә әлеге эшкә алты ел тула.

XS
SM
MD
LG