Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” ны тыңлау юлын һәркем үзенчә сайлый


“Азатлык” ны тыңларга теләүчеләр күп, ә мөмкинллекләр азрак. Чөнки теләсә кем җиңел генә кыска дулкынлы ешлыкларга радиоалгычын көйли алмый. Андый радиоалгычлар сирәк очрый һәм алар белән эш итү өчен тәҗрибә кирәк. Татарстанда яшәүчеләрнең бер өстенлеге бар, алар ФМ дулкыннарында эшләүче Яңа гасыр радиосында кичке сәгать 9 тулып 40 минутта һәм иртәнге сәгать 6 тулырга 20 минутта тыңлый ала. Җирле радио аша “Азатлык” тыңлау сыйфатлы һәм уңайлы. Әмма барыбер иң универсаль һәм ышанычлы ысул кыска дулкыннар. Нәкъ менә шушы дулкыннар ярдәмендә салкын сугыш елларында мәгълүмат иреге кысылганда меңнәрчә мөстәкыйль фикерле кешеләр үзләренә кирәкле фикерне көтеп алганнар. Хәтта махсус җайланмалар ярдәмендә тапшыруларны томалаган чакларда да “Азатлык” тан аерылмаган тыңлаучыларыбыз әле дә очрап тора. Әйе, техник сәбәпләр аракасында кыска дулкыннар кышкы һәм җәйге вакытка күчкәндә алышып тора. Бу тыңлаучыларны югалтуга китерсә дә берни эшләп булмый. Димәк, язын һәм көзен яңа ешлыкларны игътибар белән язып алып тиешле вакытта аларны тыңларга туры килә. Исегезгә төшерәбез, безнең кыска дулкыннардагы бер сәгатьлек төп тапшыруыбыз һәр көнне Казан вакыты белән кичке 7дә 49 һәм 41 метрлы кыска дулкында эфирга чыга. Аннары тапшыру кичке 11дә 49 һәм икенче көнне иртәнге 7дә 41 һәм 31 метрлы кыска дулкында тыңлап була. Иртәнге 9 да исә безне 31 метрлы дулкында ишетеп була.

Шулай ук “Азатлык” тапшыруларын тәүлегенә 5 тапкыр иярчен аша да тыңлап була. Моның өчен кабул итү җиһазын Хетбёт 8 яисә Азиасат 2 Д иярчененә көйләргә кирәк. Бу турыда тулырак мәгълүматны безнең интернеттагы сәхифәбездә таба аласыз.

Кемдер “Азатлык”ны тыңлау юллары мәшәкатьле дияр, әмма кыен булса да, бик теләгән кеше җаен таба. Әйтик, тыңлаучыбыз Илдус Галимҗанов бик тә үзенәчәлекле ысул тапкан. Банк өлкәсендә эшләүче Илдус әфәнде бик мәшгүль кеше, аның буш вакытлары әллә ни күп түгел. Шунлыктан ул безнең интернеттагы сәхифәбезгә кереп, тапшыруны флеш картага иясә телефонына күчертеп алып, аны машинада йөргәндә тыңлый икән.

Вакыт бик аз, шуңа күрә мин “Азатлык”ны интернеттан күчертеп алып, машина йөргәндә, бөкеләрдә утырганда тыңлыйм. Вакытны бушка сраыф итмим.”

Әйтергә кирәк, кичертеп алынган булса да, аның тавыш сыйфаты шактый югары. Әгәр дә элегрәк Илдус Галимҗанов Азатлыкны сирәк кенә тыңласа, хәзер исә ул аны даими тыңлый. Бу аңа татар телен камилләштерүдә дә ярдәм итә икән.

“Мин шулай ук “Азатлык”ны татар телен яхшарык аңлар өчен дә тыңлыйм. Анныр шундый проблема да бар. Эфирга яңгыраган миңа таныш булмаган сүзләрне мин сүзлектән карыйм. Әмма аларны анда табып булмый. Әйтик, еш кына мәхкәмә, һөҗүм һәм башка шундый сүзләр яңгырый.”

Ә ниөчен радиалгыч аша тыңламыйсыз дигән сорауга Илдус әфәнде, тапшыру эфирга чыккан вакытта гел радиоалгыч янында булып булмый. Ә интернет аша үзең теләгән вакытта тыңлыйсың диде. Хәзерге мәгълүмат технологияләре ярдәмендә Азатлык тапшыруларын менә шулай җайлы һәм вакытны югалтмыйча да тыңларга мөмкинлек бирә.

Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG