Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24

Валерий Калоев вакытыннан елек иреккә чыгачак


Швецария мәхкәмәсе Русия ватандашы Валерий Калоевны вакытыннан алда иреккә чыгару карарын кабул итте. Калоев “Скайнайд” ширкәте хезмәткәре, һава диспечеры Питер Нильсенны үтерүдә гаепләнгән иде. 2005 елдаШвецария мәхкәмесе Калоевны 8 елга иректән мәхрүм итү карарын чыгарды. Германия күгендә ике очкыч, Ту-154 һәм “Боинг” очкычлары бәрелгән мәлдә нәкъ Питер Нильcон һава аланында эшләгән булган. Ул вакытта 71 кеше һәлак булган иде. Алар арасында Валерий Калоевның ике баласы һәм хатыны да булган. Мәхкәмә “Скайгайд” ширкәте вәкилләренең гаебен таныды.

XS
SM
MD
LG