Пакыстан президенты генерал Пәрвәз Мөшәррәф илдә сайлаулар 15 февралгә кадәр үтәчәк, дип белдерде. Президентның бу чыгышын Пакыстан дәүләт телевидениесе күрсәтте. Аңа кадәр АКШ Президенты Джорж Буш һәм Пәрвәз Мөшәрәф телефоннан сөйләшкәннән булган. Буш Мөшәррәфне илдә сайлаулар үткәрергә һәм баш хәрби җитәкче урыныннан китәргә чакырган. Илдә гадәттән тыш хәл кертелгәннән соң, сайлауларның үткәрелү вакыты билгесез иде. Пакыстанда оппозициядән дистәләрчә кеше кулга алынган.