Accessibility links

Путин Русия мөселманнарын сайлауларда катнашырга чакырды


Русия Президенты Владимир Путин бүген Русия ислам дине рухинилары белән очрашты. Анда Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзәрәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин, Төньяк Кавказ мөселманнары вәкиле Исмаил Бердиев катнашты. Владимир Путин әлеге очрашуда Русия мөселманнары да, елек булган кебек, сайлау хокукыннан файдаланыр дип, ометләнүен әйтте. Очрашуда булган Русия муфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мөселманнар сайлауларга эзерләнә, алар анда анда актив катанашыр, дип ышанам, диде. "Сайлау алды кампаниясе вакытында сәяәсәтчеләрдә милләтчел һәм башка милләтләргә нәфрәт белән сугарылган кәефләр булмасын иде" - диде Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин.
XS
SM
MD
LG