Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:32

Җырчы Илсөя Бәдретдинова концертлары мартка күчерелә


Бу көннәрдә концерттан күп нәрсә юк. Әлфия Әһзәмова шыгырдатырга тора, Гөлзадә билет тараттып йөри, чыгышы белән Уфадан булган Земфира да Пирамида концертлар залында үз концертын бирә.7 ноябрьдә бу концерт Самарда узды. Ул җырчының “Спасибо, ягъни рәхмәт” дип аталган яңа җыентыгына багышланган.

Концертлар турында сөйләүне дәвам итсәк, күпләр тарафыннан көтеп алынган Илсөяр Бәдретдинова концерты 13 ноябрьдә УНИКС концертлар залында булырга тиеш иде. Ләкин Азатлыкка килеп ирешкән соңгы мәгълүматка караганда, техник сәбәпләр аркасында бу чара 2008 елның 23 мартына күчерелә. Моның сәбәпләрен җырчының продюссеры Илфак Шиһапов болай аңлатты.

Беренчедән нечкәлекләренә кермичә генә сайлаулар якынлашканын да әйтергә кирәк. Безнең программа “Тыелган җыр” дип атала икән, шуның өчен бу турыда озак сөйләп тормыйм. Икенче яктан үзебез дә бераз әзер түгелдер. Концертның күчерелүе 23 мартка билгеләнде, ләкин бу тамаша булмый дигән сүз түгел, ул көнне зур-зур кешеләрнең сайлау мәсьәләсендә очрашулары да булачак. Менә шундый вак-төяк сәбәпләр.

Шуны да әйтергә кирәк, 13 ноябрь концерт узырга тиешле көнне, шул ук УНИКСта Республика һәм Русия җитәкчелегенең гомумрусия күләмендә очрашуы булачак. Билгеле мондый чаралар кайчак соңарак та калып тәмамлана гадәттә. Тамаша карарга килгән кешеләр билетларын кулларында тотып урамда басып калсалар шулай ук бик матур күренеш булмый. Бу шулай ук концертны күчерү сәбәпләренең берсе. Тамашаның программасына килгәндә Илфак Шиһапов монда күп үзгәрешләр кертеләчәге турында әйтте.

Программа баетылачак, мартка хәтлек вакыт бар, безнең язылып чыгып бетмәгән, тагын дүрт биш яңа җыр өстәләчәк инде. Режессерлык ягыннан да үзгәрәчәк, бөтенләй башкача булачак. Концертны администраторлар оештыра. Без аларга әйттек, билетларны бөтен кешегә кире кайтаралар. Теләге булганнары инде шул ук урыннарны саклап алып та кала ала. Ләкин өч дүрт ай вакыт ул шактый озак, шуның өчен акчасын кире кайтару хәерлерәктер дип уйлыйм.

Гадел Галәметдин

XS
SM
MD
LG