Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Исхаков: IV Корылтайда каралачак мәсьәләр төптән билгеләнмәгән


Бөтендөнья татар конгрессының 4нче Корылтаена да 1 айлап кына вакыт калды. Кайбер зыялылар әлеге чарага әзерлек нисбәтеннән булса кирәк, инде кайбер фикерләрен җәмәгатьчелеккә җиткерә башладылар. Бу көннәрдә “Звезда Поволжья” газетасында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның “Булдырабызмы яисә булдырмыйбызмы? дигән язмасы дөнья күрде. Анда

Россия күләмендә татарларны үстерү программасы кирәклеге,

Бүгенге көндә дөньядагы барлык татарларны, аеруча сәясәтчеләр, икътисадчыларны бердәм йодрыкка туплап торган оешма юк. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков “Звезда Поволжья” газетасында язуынча, Русиядәге яһүдләр конгрессы артында бай яһүдләр тора. Ә татарлар конгрессы артында кем тора дигән сорау куя ул.

Дамир Исхаков шул ук вакытта ачыктан-ачык яза татар конгрессы да, йоклаган татар милли-мәдәни мохтәрияте дә бераз уяна башладылар дип билгели. 4не Корылтай җитә бит. Дамир Исхаков:

Декабрьдә булачак Корылтайга әзерлек бара, әмма идеологик яктан җитми. Каралачак төп проблемалар билгеләнмәгән. Искечә татар телен үстерергә кирәк дигән шигарь астында гынав уздырсак бу дөрес булмас. Якын арада бу мәсьәләне фикер ияләре белән карарга һәм тупларга кирәк.

Галим Дамир Исхаков “Звезда Поволжья” газетасында язуынча, Русия төбәкләрендәге татар эшмәкәрләре инде бергәләп тупланып мәдәни чаралар уздыра, биналар сатып алып татар мәктәпләре ача. Аларның күпчелеге дәүләттән сорап арыгач, үзе бу эшкә тотынырга мәҗбүр булды. Һәм киләчәктә мондый күренешләр артачак, ягъни татарлар бер йодрыкка әзме-күпме туплана башлый. Ислам дине дә бу юнәлештә шактый өлеш кертә дип билгеләнә. Дамир Исхаков:

Дәүләт милли концепциясе кабул ителгәннән соң, анда каралган Русия күләмендә татарларны үстерү программа кабул итәргә. Аның эчтәлеген эшләргә кирәк. Аннары милләте эчендә барган үзгәрешләр турында сөйләшергә кирәк. Чөнки хәзер татарлар үзләре көчләренә таяна башладылар, ә дәүләттән килгәнне көтеп ятмыйлар.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков “Звезда Поволжья” газетасындагы язмасын “Булдырабызмы яки булдырмыйбызми” дип атаган. Ул “Без булдырабыз” дип әйткәнче, төгәл нәрсә булдырганлык хакында фикер йөртергә кирәк дип ассызыклый.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG