Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили Грузиядә вакытыннан елек президент сайлауларын үткәрергә тәкъдим итте


Грузия президенты Михаил Саакашвили, бер атна барган каршыылык чараларыннан соң 2008 елның 5нче гынварында илдә вакытыннан елек президент сайлауларын үткәрергә тәкъдим итте. Грузиядәге оппозиция вәкилләре бу карарны халыкның җиңүе итеп игълан итте. Шул ук вакыттаоппозициянең ике җитәкчесе күзләүдә гаепләнә. Хакимиятләр белдергәнчә, алар Русия күзләү хезмәтләре белән бәйле булуда шикләнелә. Русия бар гаепләүләрне кире кага. Саакашвили якын көннәрдә, полиция һәм каршылык белдерүчеләр арасындагы бәрелешләрдән соң кертелгән гадәттән тыш хәлне гамәлдән чыгарырга вәгъдә иттә.
XS
SM
MD
LG