Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер татар җәмгатьчелеге Татарстан мәдәнияты көннәренә әзерләнә


Мәдәни атналык ноябрьнең 14ендә җирле шагыйребез - сугышта һәлак булган Сәхаб Урайскийның 100 еллыгана багышланган кичә белән ачылачак. Шагыйрьнең туган авылы Иске Майна районы Иске Кызылсуда узачак чарада Казан язучылары белән очрашу да көтелә. Шуңа әзерлек йөзеннән,“Өмет” гәзитенең соңгы санында Сәхаб Урайскийның тәрҗемәи хәле турында язма, аның “Кыз җыры” дигән шигыре белән янәшә “Сугыш юлын үткән ул” исемле Рифкаь Хисмәтнеке дә басылган.

Шул ук көнне, кичкә таба, өлкәнең үзәк китапханәсе бинасында “Шагыйрьләр моңга үрелә” дип исемләнгән китап бәйрәме булачак.

“Татарстан мәдәнияты көннәре” кысаларында Әлмәт Дәүләт театры Мостай Кәримнең “Кыз урлау” дигән әсәрен байтак тамашачыга тәкъдим итәчәк: Мәләкәс-Димитровград, Карсун районы - Ногай иле, Чынлы районы – Кәшә, Чардаклы районы Үрән авыллары халыкларын. Өлкә үзәге халкы исә, бу тамашадан тыш, Татарстан сәнгать осталарының гала концерты, шулай ук данлыклы “Казан” җыр һәм бию ансамбле тамашасы белән ләззәтләнә ала. Сембердә милли көрәш буенча өлкәнең 2-нче ачык беренчелеген ачу тантанасы да каралган.

Шушы ук атнада Җирле автономия Башкарма комитетының мөһим утырышы да каралган. Мөһимлеге – Бөтендөнья татар конгрессына эшкә алынган автономия рәисе Рамис Сафин урынына яңа кешене сайлауда. Монысы ничек булыр тагын: югыйсә, рәис сайлау – Корылтай вазифасы. Шунлыктан әлеге сайлауның Уставка сыймавын искә төшерүчеләр дә бар. Аның каравы, бу утырышта Казан вәкилләре катнашуы да көтелә.

Мәркәзебез Казанның уңай тәэсирен көчәйтү –тирәнәйтүгә Сембернең үз егет-кызлары да өлеш кертергә тырышалар. Әйтик, узган атнада “Биләр” мәдрәсәсе шәкертләре Казанга сәяхәт кылдылар. Алар Кол Шәриф һәм Мәржәни мәчетләрендә намазда катнашканнар. Намаздан соң шушы мәчетләр имамнары балаларны Казан мәчетләре, гомумән, Казан һәм татар халкы тарихы белән таныштыру максатыннан нотыклар тотканнар. Балалар шулай ук “Мәхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту программасы белән танышканнар. Ә музейларда – данлыклы шәхесләребезгә багышланган экспонатлар белән. Сәяхәтне оештырган Алмаз хәзрәт Салахов әйтүенчә, бу чаралар балаларыбызда милли хисне һәм иманыбызны ныгытуга үз өлешен керткән.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG