Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:12

«Тат-Арт 2007» күргәзмәсе ачылды


Мәскәүдә үзәк рәссәмнәр йортында ачылган «Тат-Арт 2007» күргәзмәсе әле 21 ноябргә кадәр эшләячәк. Бөтендөнья татар конгрессының 15 еллыгына багышланган Татарстан, Мәскәү, Башкортстан, Питербур рәссәмнәре эшен тәгъдим иткән күргәзмә тантаналы рәвештә 8 ноябрьдә ачылды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комиттеы, Казан мәдәният үзәге, Федераль милли мәдәни мөхтәрият, Рәссәм берлекләре халыкара конфедереациясе, Мәскәүнең «Рәссәм» иҗат берләшмәсе оештырган бу күргәзмәдә, Татарстан, Башкоротстан, Мәскәү, Питербург рәссәмнәренең 50 дән артык эше тәгъдим ителде, һәм Татарстан сәнгатъ осталары чыгыш ясады. Күргәзмәнең тантаналы ачылышында чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров сүзләренә караганда, бу күргәзмә декәбер аенда Казанда узачак конгресс съезды көннәрендә сезд делегатларына да күрсәтеләчәк. Күргәзмә күк төрле танылган милләттәшләребезне дә җәлеп иткән иде. Аның ачылышында дәүләт депутаты, федерал милли мәдәни мөхтәрият рәисе Илдар Гильметдинов. Федерация шурасы вәкиле, заманында Татарстанда президенты урынбасары булган Василий Лихачев та чыгыш ясады. Кыскача алганда Василий Лихачев үзенең чыгышында башлыча күргәзмә турында түгел, Бөтендөнья татар конгрессы оешкан вакытларны искә алып болай диде: «Һичшиксез бу оешма үзләрен горур рәвештә татар дип йөрткән кешеләр өчен дә, Русия өчен дә бик кирәк иде. Татарлар Русиядә икенче милләт дип әйткәндә без беркемне дә кимсетергә теләмибез. Татар теленнәнән башка, татар мәдәниятеннән башка, татар сүзе «Туган тел»дән башка Русия юк. Бүгенге көндә Русия дә, Европа да, Америка да шуны белергә тиеш, татарлар элек тә яшәгән. хәзер дә яши һәм киләчәк гасырларда да яшәячәк», диде Василий Лихачев.

Василий Лихачевның сүзләрен куатләгәндәй, Бөтендөня татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров та үзенең әңгәмәсендә Бөтендөня татар конгрессы оешуының ни кадәр югары әһәмитякә ия булуына басым ясап, Татарстан президенты тарафыннан тәгдим ителгән бу оешма үзенең кирәклеген раслады, бүгенге көндә ул Русия татарларын гына түгел, бөтендөнья татарларын берләштерүче оешма булып тора, диде.

Шулай итеп Мәскәүдә, Рәссәмнәрнең үзәк йортында Бөтендөнья татар конгрессының 15 еллыгына багышланган «Тат-Арт 2007» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәнең эше 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. соңыннан күргәзмә белән Татарстан халкына да танышу мөмкинлеге булачак.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG