Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кәеф ничек?” басмасына күзәтү


“Азатлык радиосы” тапшыруларында мөстәкыйль һәм яңа чыга башлаган гәзитләрнең аерым саннарына күзәтүләр бирүне дәвам иттерәбез. Бу юлы үзен яңа карашлы газета дип игълан иткән “Кәеф ничек?” атналык басмасының 45 санына күзәтү ясарбыз. “Кәеф ничек” басмасы беренче саннан ук үзен төсле, укырга кызыклы, заманча гәҗит итеп күрсәтте. Анда яшьләргә күңел ачу өчен кирәкле мавыктыргыч хәбәрләр һәм дә эстрада йолдызлары турында мәкаләләр һәм рәсемнәр күпләп басыла. Бу гәзитне гамәлгә куючы “Барс Рекордс” ширкәтенең бай оешма булуын һәм шул ук басманы “Татар радиосы” аша рекламалау мөмкинлеген искә алганда, “Кәеф ничек?”нең беренче елдан ук 10 меңнән артык тираж туплавы гаҗәп түгел. Шулай да мәдәняит, сәнгать һәм заман, милләт турында язучы кайбер басмалар шундый ук күрсәткечкә ирешә алмый. Күңел ачу гәҗите “Кәеф ничек?” укырга җиңел, карарга кызык булса да, аңа сары гәзит мөхере сугы дөрес булмас иде. Андый очсызлы басмалар буш сенсация, ялган гайбәтләр һәм кирәкмәгән дәрәҗәдә шәхси эшләрдә казыну, аерым шәхесләргә дегет буяу белән мавыга. Шунсыз тираж җыеп булмый диләр. “Кәеф ничек?” андый түгел, ә күңел ачуга, уен-көлкегә җитдирәк карый торган гәзит. Соңгы санда Кәеф ничек гәзите үзенең музыкаль язмалар сату өчен оештырылган реклама басмасы түгеллеген исбатлый. Чыннан да биредә яңа чыккан дисклар, видио клиплар турында бер сүз дә әйтелмәгән. Киресенчә бу санды актуаль тема, Казан урамнарындагы бозлавык темасы беренче биткә чыгарылган. Мингол Галиев һәм Әлфия Авзалова кебек өлкән буын җырчыларының иҗаты һәм тормышы турында язмалар бар. Камал театрыыда куелган Гоу Баламишкин спектакле турында Айгөл Гыймранованың рецензиясе басылган. “Явыз Иван Казан ханлыгын ала алмаса нәрсә булыр иде икән” дип сораган ди-джей Зөлфәт Зиннуров “Татар радиосы” эфирында. Җавапларның берсе болай – “Иван Казанны ала алмаган булса Евровиденьега Асаф Вәлиев барып җитәр иде” дигән. Айгөл Гыймранованың язмасында Баламишкин спектакленең төп мәгънәсе дәүләте булмаган милләтнең җырчысы Евровиденьега үтә аламы дигән тозлы борычлы сорау игътибар үзәгендә.

Бу гәзиттә чит ил һәм Русия футболчыларының сөйгән ярлары, Татарстан милициясенең корал сату һәм куллануны ничек тикшереп торуы, Татарстан халыклары корылтае ничек узуы, шәрыкъ клубы яшьләренең чаралары, Тольяттидагы автобусның шартлау фаҗигасе, югары мәктәпләрдә бакаларв һәм магистр әзерләү, бүрәнә өйләргә мүк кагу турында язмалар бар. Айгөл Җәләлованың Америкага барып, шул ил белән танышуы, анда күргәннәре, гыйрәт алырлык хәлләре турындагы язма да бар анда. Хәтта кышкы кием модасы, өйдә лимон үстерү,аш-су пешерү киңәшләренә дә урын табылган. Ә кая соң монда эстрада? Яшьләр яраткан җырчылар турындагы язмалар сорарсыз? Мондый язмалар аз гына булса да бар. Папарацци күчтәнәче сәхифәсендә Ләйсән Мәхмүтованың утын яруы сүрәтләнгән, хит-парадка кергән 15 җырның исемлеге һәм башкаручылар сүрәте бар. Шунда ук бер кечкенә генә игълан куелган. 2007 елгы татар җыры фестивале 21-22 декабрьдә Пирамида үзәгендә булачак икән. Бу турыда башка мәгълүмат юк.

Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG