Accessibility links

Татарстан Иҗтимагый пулаты яңача эшләргә әзерләнә


Моннан ике ел элек Татарстанда төзелгән Иҗтимагый пулатның төп максаты – республиканың икътисади, социаль үсешенә кагылышлы мөһим проблемалар хакында ачык фикер алышу. Бүгенге көндә алар төрле бәхәсле кануннар кабул ителер алдыннан фикер алышулар уздыралар. Соңгы вакытта Русия мәктәпләренә православ мәдәнияте нигезләрен кертү, милли төбәк компонентын бетерү мәсьәләсе нигезендә сөйләшеп карарлар кабул иткәннәр.

Татарстан Иҗтимагый пулатасы халык фикерен чагылдыручы оешма буларак үз позициясен ныгытырга өлгерде дип әйтүе бүгенгә авыррак. Хәтта анда төрле социаль катлам вәкилләре керсә дә. Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында күбрәк Иҗтимагый Пулатның эшчәнлеге турында сүз барды. “Азатлык” радиосына Татарстандагы Иҗтимагый Пулат җитәкчесе Илгиз Хәйруллин:

Гыйнварда Иҗтимагый Пулатның вәкаләтләре бетә. Шуңа нәтиҗә турында, яңа планнар турында сөйләштек. Киләсе елдан йортларны ремонтлауга акчалар биреләчәк. Ул күп акчаларны ничек читкә җибәрмәү турында без карап торырга тиеш. Шулай ук тиздән яңа состав билгеләнәчәк. Элек 50 кеше булса, хәзер 60 кеше керәчәк. Шулай ук Иҗтимагый Пулатның аппаратын булдыру, казнадан акча бүлү турында сөйләшенде.

Хөкүмәт башлыгы күбрәк гамәли эшләргә тукталырга тырышты. Динамик үсештә булган Татарстанда актуаль проблемалар елдан-ел арта бара. Яңа реформалар, проектлар гамәлгә ашырыла. Шул шартларда, аның фикеренчә, Иҗтимагый палатаның дәүләт, муниципаль хакимият органнары белән тагын да тыгыз эшләве кирәк.

Татарстан Иҗтимагый Пулаты вәкилләре күбрәк Дәүләт Шурасында кабул ителергә тиешле Карарларны тикшереп фикер алыша икән. Алар турында Татарстандагы Иҗтимагый Пулат җитәкчесе Илгиз Хәйруллин:

Без кайбер әйберләр белән килешмибез. Шуңа министрларга да хатлар язабыз. Соңгы вакытта бер генә дин кертү турында сүзләр башланды. Без Мәскәүгә моның белән килешәвебезне аңлатып хат юлладык. Шулай ук хәзер милли төбәк компонентын бетерергә җыену хакында фикерләр йөри. Бу хакта да Русия Пулатына хат юлладык. Бу милли телне укытуга чик куя дип яздык. Кичә генә Русия Пулатыннан хат алдык. Анда безнең фикер белән килешүләре турында бәян ителә һәм Русия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать булачак дип әйтелә.

Хөкүмәт гамәлгә ашыра торган проектлар, яңа идеяләр халыкта тиз генә яклау тапмый. Аңлашуга ирешү өчен иҗтимагый фикер формалаштыруда катнашучы Иҗтимагый пулатка зур вазифа йөкләнә дә инде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, иҗтимагый оешмалар дәүләт бурычларын хәл итсен өчен аларга шартлар тудырырга кирәк.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG