Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патаркацишвили президент сайлауларында катнашырга тели


Грузиянең иң бай кешеләренең берсе, хакимиятләр тарафыннан түнтәреш әзерләүдә шикләнелгән Бадри Патаркацишвили бүген президент сайлауларында катнашырга җиенуы хакында белдерде. Көнбатыш мәгълүмат агентлыкларына биргән әңгәмәсендә ул, Саакашвили режимы үз үзенең дәрәҗәсен төшерде, диде. Патаркацишвили шул ук вакытта, әгәр оппозиция Саакашвилига каршы уртак кандидатны чыгарса, ул үзенең карашын үзгәртә алуы турында да әйтте. Грузия Президенты Михаил Саакашвили бер атна барган урым җыеннарыннан соң вакытыннан алда президент сайлауларын үткәрү турында белдергән иде. Грузия баш прокуратурасы Патаркацишвилины дәүләт түнтәрешен оештыру максатында сүз берләштерүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG