Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Русиядә милләтара нәфрәт 60 кешене үтергән


Бу 2005 ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Мәскәү кеше хокуклары бюросы җитәкчесе Александ Бродның әйтүенә караганда, Русиядә ксенофобия һәм милләт ара киеренкелекнең дәрәҗәсе югары булып сакланып тора. Шул ук вакытта, җинаятьләр кансызрак һәм яңгырауклырак итеп башкарыла башлады. Аның сүзләренчә Руссиядә 300ләп экстремист төркем эш итә. Аларның 10 меңләп кешесе бар дип санала. Хокук яклаучылар фикеренчә, милләтара нәфрәт аркасындагы җинаятьләрне күбесенчә такырбашлылар кыла. Һөҗүмнәргә Төньяк Кавказ һәм Үзәк Азия кешеләре дучар була.
XS
SM
MD
LG