Accessibility links

Беназир Бһутто мәгълүмат чараларын берләшергә чакырды


Пакыстан оппозициясе җитәкчесе Беназир Бһутто мәгълүмат чараларының эшенә кертелгән чикләүгә протестка теләктәшлек белдерде. Бу чикләүләр, гадәттән тыш хәл сәбәпле гамәлгә кертелгән. Бһутто өй сагы астында тотыла иде, хәзер ул иреккә чыгарылды. Журналистлар белән булган очрашуда Бһутто, мәгълүмат чараларын Первәз Мөшәррәф диктатурасына каршы берләшергә чыкырды. Бүген илнең баш прокуроры Малик Мөхәммәд Каюм, илдә кертелгән гадәттән тыш хәл бер ай ечендә гамәлдән чыгарылырга мөмкин, диде.
XS
SM
MD
LG