Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Европа парламенты Грузияне гадәттән тыш хәлне гамәлдән чыгарырга чакыра


Европа Шурасы Парламент мәҗлесе Грузия хакимиятләрен мөмкин кадәр тизрәк гадәттән тыш хәлне гамәлдән чыгарырга чакыра. Европа Шурасы Парламенты вәкилләре оппозиция, эшләре туктатылган “Имеди” һәм “Кавкасия” каналлары җитәкчелеге белән очрашты. "Азатлык радиосына" биргән әңгәмәдә Европа Шурасы Парламент мәҗлесе вәкиле Маттиас Йоэрс : "Безгә гадәттән тыш хәл кыска вакытлы булыр дип вәгъдә иттеләр. Әмма ул алдагы 2-3 көндә гамәлдән чыгaрылыр, дип әйтмәделәр. Ләкин ул, конституция рөхсәт иткән 15 көннән ары бармас. Мин аларны, хәл көн саен катлаулана бара, дип кисәттем. Алар аны аңлый, дип ышанам." - диде. Бүген Грузия Президенты, гадәттән тыш хәл, аның хөкүмәте күпме кирәк дип саный, шул хәтле дәвам ителер, дип белдерде. Елегрәк Грузия парламенты башлыгы Нино Бурджанадзе оппозиция вәкилләре белән очрашкан иде. Очрашудан соң ул, сөйләшүләргә әзер булуы турында әйтте.

XS
SM
MD
LG