Accessibility links

Грузия хакимиятләре президент сайлаулары демократик төстә үтәр дип ышандыра


Грузия хакимиятләре 5 гыйнварда буласы президент сайлаулары демократик төстә үтәр, дип ышандыра. Парламент рәисе Нино Бурджанадзе оппозициянең сайлауларда бер тигез катнашуы өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылачак, дип белдерде. Бурджанадзе гадәттән тыш хәлнең якын арада гамәлдән чыгарылачагын раслады. Шимбә көнне, оппозиция вәкилләре белән булган сөйләшүләрдән соң Бурджанадзе, кайбер мәсьәләләрдә килешәгә ирешү мөмкин, диде. Оппозиция вәкиле Саломе Зарабашвили очрашу, сөйләшүләр башлау фактыннан ары, башка бир нинди нәтиҗә бирмәде, диде. Грузия конституциясе нигезендә президент Михаил Саакашвили сайлауларга 45 көн кала вазыфасыннан китәргә тиеш. Нәтиҗәдә, ил башлыгы вазыйфасын, 22 ноябердән башлап парламент башлыгы Нино Бурджанадзе башкарачак. Тифлиска Көнбатыш вәкилләре килә. Бүген Тифлиска АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе урынбасары Метью Бриза килде. Европа Берлегенең Төньяк Кавказ өчен вәкиле Петер Семнеби да шулай ук Тифлиска килгән.
XS
SM
MD
LG