Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан президенты якын арада парламент сайлауларын үткәрергә вәгъдә итте


Көнбатыш илләре Пакыстан президенты Первез Мөшәррәфнең парламент сайлауларын гыйнварның 9 кадәр үктәрегә вәгъдә итүенә хуплау белдерде. Сайлаулар турында ул матбугат очрашуында әйтте, әмма шул ук вакытта Мөшәррәф, гадәттән тыш хәлнең гамәлдән чыгару вакытын атамады. Якын арада сайлаулар үткәрелгәнгә, илнең парламенты таратылачак. Бер көн елек АКШ президенты Джорж Буш, Мөшәррәфнең сайлауларны үткәрергә җиенуы һәм хәрби җитәкче урыннан китәргә вәгъдә итүе турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG