Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Русиянең Керчь култыгында көймәләр зыян күрә


Кара дингездәге каты давыл сәбәпле, Русиянең Керчь култыгында, 7 көймә зур зыян күргән. Иртән “Кавказ” портында нефть ташучы Волга-нефть көймәсе урталай сынып чыккан. Дингезгә меңнән артык тонна ягулык агып чыккан. 13 дингезче көймәнең бер өлешендә сакланып калган. Шулай ук бу порта йөк ташучы тагын ике карап баткан, аларның берсендә берничә меңннән артык тонна күкерт булган. Русиянең тирә як мөһитен саклаучылар экологик каза турында белдерә. Русиянең елга һәм дингез транспорты агентлыгы башлыгы Александр Давыденко, коткару эшләренә начар һава торышы комачаулый, коткаруга 20ләп көймә, 500ләп кеше җәлеп ителгән, диде. "Азатлык"ның Кырымдагы хәбәрчесе әйткәнчә, ярым утрауда күп авыл һәм шәһәрләрдә ут сүнгән, карлы давыл өй түбәләрен каерган, агачлар егылган. Електр кулланган транспорт туктаган. Акмәчет сәүдә үзәкләрендә електр утына бәйле ишекләр эшләми башлаган, кешеләр кибеттән чыга алмаган.

XS
SM
MD
LG