Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Югалсам да, көт син мине” - 8


Сөйләгәннәрнең кайтавазы. Вәлиҗан Шадеевның кызы Раушан апа Самарада яши.

Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Азатлык радиосында “Югалсам да, көт син мине!” сәхифәсендә бүген сигезенче тапшыруыбыз башлана. Тапшыруларда төрле илләрдә яшәүче, якыннарын югалткан милләттәшләребезгә бер- берсен табуда Азатлык радиосы ярдәм итә.

Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов, Азатлык радиосына үзләрендә булган үзгәрешләр, шатлыклы хәбәр алып килде.

“Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән безгә урын бирделәр. Аренда мәсьәләсе хәл ителде. Аннан соң, Президентыбыз Минтимер Шәймиевка мөрәҗәгать иттек. Аның да ярдәме тияр, дип өмет итеп калабыз бүгенге көндә”.

Шулай ук ноябрьнең 2-ендә Татарстанга Мәскәүдән Жди меня тапшыруының хәбәрчесе Сәйдә Зәкәрҗәева килеп, Илгәзәр Шәрәфетдинов ярдәмендә Чистай һәм Казанда бу тапшыруга сюжет төшереп киткәннәр иде. Ә менә туганннарын югалткан радио тыңлаучылар, 8 сентябрьдә Азатлык радиосы аша тапшырудан аларның туганнарын эзләүчеләр булуын ишетеп безгә шылтыраттылар . Анда мондый хәбәр булган иде:

Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрәй авылында туып үскән һәм 1911елда Америкага киткән Вәлиҗан Хәмзә улы Шадеевны һәм шул ук авылдан Польшаның Белосток шәһәренә киткән, 1918 елда туган Хафиз Нургали улы Таиповны Резеда Әнвәр кызы Гәрәева 2002 елдан бирле эзли. Валиҗан Шадеев 1941-45 елларда фашистларга әсирлеккә төшкән булган. Һәм аның белән бер бүлмәдә утырган авылдашы әйтүенчә, американ хәрбиләре аларны фашист лагерыннан азат иткәннән соң, аны үзләре белән алып киткәннәр. Менә шушы хәбәрне ишетеп, безгә Самарадан Раушан апа шылтыратты. Ул Валиҗан Шадеевның кызы булып чыкты.

Без аның белән телефон аша аралаштык. Хәзер бу сөйләшүне сезгә дә тәкъдим итәбез

“Мин Валиҗан Шадеевның кызы булам. Мин 1956 елдан бирле бүгенге көнгә кадәр Самарада яшим. Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрәй авылында туганмын. Аны эзләткән кешеләргә әйтегез: Валиҗан Шадеевның кызы бар, дип әтиемнең ике сеңлесе дә бар әле. Берсе Рәйсә Ярмухаметова Иске Ибрәй авылында яши 1926 елда туган. Ә берсе Наҗия Термезда, Үзбәкстанда яши. Сез ялгышмыйсыз микән апа. Сез кайдан ишеттегез Сезнең әтиегез турында микән бу хәбәр?

“Халык ишеткән бит. Татарстаннан барган Азатлык радиосыннан ишеткәннәр, туганнары ишеткәннәр. Бик күп кешеләр ишеткән, Чаллыдан да, Аксубайдан да ишеткәннәр. Миңа бу атнада гына хәбәр иттеләр.” Шулай итеп Валиҗан Шадеевның кызы Раушан апа Самарда яши. Бу хәбәрне ишетеп, аны эзләгән кеше Илгизәр Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать итә ала . Илгәзәр Шәрәфетдиновта Раушан апаның адресы телефоны бар.

Хөрмәтле радио тыңлаучылар, безнең бүгенге тапшыруыбызның бер өлеше кайтаваз булып яңгырады.

Ә хәзер сезнең игътибарыгызга кем-кемне эзләве турында мәгълүмат тыңлагыз:

Безгә билгеле булуынча, Бурятиядә яшәүче 1971елда туган Диләрә Әмир кызы Билалованы балачагындагы дусты Мониева Светлана Иван кызы эзли. Ул аны Америка Кушма Штатларынннан эзләтә.

Тагын бер хәбәр, Түбән Новгород өлкәсендә 1921елда туган Әхмәтҗанов Мансурны аның абыйсы Әхмәтҗанов Әнвәр эзләтә. Ул энесеннән 6яшькә зур , ягъни 1915елда туган. Ул абыйсын 1941елдан бирле эзли.

Шулай итеп туганннарын, якынннарын дусларын, күршеләрен югалткан милләттәшләребез Азатлык радиосы аша да мәгълүмат ишетә ала. Үзләре дә безгә мөрәҗәгать итә ала. Азатлык радиосыннан ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!”: тапшыруларыбызның текст варианты шулай ук хәзер “Безнең гәҗит” битләрендә дә урын алып тора.

Тагын бер тапкыр кабатлыйм вәкиллекнең телефоны 8(843) 2936300 Казан Пушкин урамы, 15йорт. Хөрмәтле радио тыңлаучылар, Азатлык радиосында ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!” тапшыруын радионың интернеттагы сәхифәсеннән дә табып була. Интернеттагы сәхифәнең адресы www.azatliq.org Дөнья җимерелсә дә, бер- берегезне эзләп табу өметеннән өзелмәгез, эзләүдән туктамагыз, сагыну-сагыш хисләрен, табышу-очрашу- кавышу кебек изге мизгелләргә әйләндерегез.

XS
SM
MD
LG