Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казахстанның Семей шәһәрендә татарлар ничек яши?


Нинди кыйтглаларда гына яшәми татар кешесе. Мәгълүм булганча, тугандаш Казахстан җөмһуриятендә 300 меңнән артык милләттәшебез яши. Үзенең төрле фестивальләре, булдыклы оештыручылары һәм күп кырлы талантлары белән Казахстанда гына түгел, башка илләрдә дә яхшы танылган Семей шәһәрендә 12 меңгә якын татар яши. Анда 1989 елдан бирле татар иҗтимагый үзәге эшләп киләп килә, милли җанлы Габдулхак Ахунжанов тырышлыгы белән ачылган татар сәнгате мәктәбе уңышлы эш алып бара, Камиля Исмаилова ачкан хореография-балет мәктәбе яшь талантлар үстерә һәм татар тормышына кагылган башка күп төрле эшләр алып барыла. Шунсы да әһәмияткә ия, күп кенә шәһәрләрдә татар үзәкләренең очрашу өчен дә урыннары булмаганда, биредә татар үзәгенә Казахстан халыклары ассамблеясе йортында 2 бүлмә бирелгән. Бүлмәләрнең берсендә иҗтимагый үзәк, икенчесендә татар сәнгате музее урнашкан. Бүлмәләр артык зур булмасалар да, анда төрле бәйрәмнәр, туган тел, милли ризыклар көне, өлкәннәр кичәсе кебек чаралар да, танылган шәхесләр һәм дин әһелләре белән очрашулар да даими үткәрелеп тора. Семей татарлары үзләренең шәһәрләрен яраталар, аның белән горурланып яшиләр.

Семейда яшәүче татарлар һәм башка милләт халыклары да татар үзәге каршында эшләүче музейда еш булалар. Анда аларны ачык йөз, тәмле сүз белән музей мөдире Гөлҗәннәт ханым Бәкова каршылый. Музейга килүчеләргә ул татар халкының тарихы, көнкүреше, гөреф-гәдатләре турында сөйли, музейда тупланган экспонатлар белән таныштыра. Музейда экспонатлар барсы да диярлек халыктан җыйналган, һәр кайсы үз урынында кадерләп саклана. “Үзебезнең музеебызны без шәһәрдә оештырылган чараларның күбесендә күрсәтәбез”, - ди музей мөдире Гөлҗәннәт ханым Бәкова. Музейда экскурция алып барганда ул ике манаралы мәчет рәсеме янында тукталмыйча калмый.

Семей шәһәрендә элек 14 мәчет булган. “Борыңгы бабаларыбыз бирегә күчеп килгәч, башта йортлар салмаганнар, мәчетләр тзегәннәр...”- ди Семей шәһәренең Мусиннар исемен йөрткән мәчет имамы Сәлим хәзрәт. Кызганычка каршы, башка шәһәрләрдә кебек Семейда да мәчетләрнең күбесе җимерелеп, юкка чыгарылган. “Шөкер, бүгенне көндә 3 мәчетебез эшләп тора. Мусиннар мәчете каршында мәдрәсә дә ачтык”, - ди Сәлим хәзрәт.

Милли җанлы Камилә ханым Исмаилова оештырган балет мәктәбе белән дә горурланалар Семей татарлары. “Камилә ханымның укучыларын Казахстанда да, ерак чит илләрдә дә беләләр”, - ди татар үзәге идарәсе әгъзасы Рәшидә апа Хасанова. Камилә ханым үзе дә быел җәй көне Астана шәһәрендә җитәкчелегендә балалар конгрессы оештыруы турында сөйләде. “Анда Казахстанның төрле төбәкләреннән җыелган балалар тынычлыкны яклау идеясы белән чыктылар. Мондый форумны киләчәктә халык-ара дәрәҗәдә үткәрергә дигән карар кабул иттеләр” , - ди ул.

Семей татар сәнгате мәктәбенең эшчәнлегенә аерым тукталырга кирәк. 15 ел элек, иҗтимагый рәвештә, милләтпәрвар Габдулхак Ахунжанов тырышлыгы белән ачылып эшли башлаган мәктәп, хәзер дәүләт карамагына алынган. Биредә балаларга вокал, ритмика, инструменталь музыка буенча дәресләр бирелә. Мәктәптә шөгылләнүче балалалар Казахстаннан тыш, Русиядә, якын һәм ерак чит илләрдә дә танылган.

Татар иҗтимагый үзәге активистлары, татар сәнгате мәктәбе укытучылары һәм Габдулхак Ахунжанов тырышлыгы белән Семейда 2000 елдан башлап ел саен “Көзге Иртыш моңнары” дип исемләнгән фестиваль үткәрелә. Быел татар сәнгате фестиваленең 8-нчесе булды һәм ул 3-нче 7–нче ноябрь көннәрендә узды. Катнашучылар һәм кунаклар гәдаттәгечә Казахстаннан, Русиянең Төмән, Тубыл, Омск, Новосибирски шәһәрләреннән, Карачай-Черкесс республикасыннан, Кемерово, Төмән, Новосибирски өлкәләреннән һәм ерак Алман иленнән дә килгән иделәр. Дөрес, Алман егетләре – Генри Мэртинс һәм Бертрам Вайсхан конкурсларда катнашмадылар. Алар шәһәр белән танышып йөрделәр, катнашучылар белән аралаштылар, чыгышлар карадылар, видео язмалар эшләделәр, фотога төшерделәр. Алманиягә кайткач, бу язмалардан Семей фестиваленә багышланган күргәзмә оештырачаклары турында белдерделәр. Саубуллашу кичәсе барышында Генри әфәнде татар сәнгатенә карата аның күңелендә соклану хисләре тууы турында әйтте. Ә Бертрам әфәнде, “4 көн эчендә мин үземне татар кешесе кебек тоя башладым. Мин хәзер татар көйләрен өйрәнергә тиеш. Икенче килүемә татарча җыр алып килергә тырышачакмын” - диде.

Фестивальнең конкурс өлешенә килгәндә, анда 500-гә якын катнашучы булды. Алар җыр, бию, музыка коралларында уйнау, нәфис сүз сөйләү һәм үзешчән композиторлар иҗаты бәйгеләрендә катнаштылар. Һәр төр буенча җиңүчеләр билгеләнде, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. Жюри рәисе - Казахстан композиторлар берлегенең Иртыш бүлеге мөдире, композитор Олег Джанияров әфәнде 8-нче фестиваль элекеләреннән отышлы аерылып тора диде. “Фестивальнең географиясе киңәйгән һәм катнашучыларның башкару осталыклары үскән, - ди ул. 2006 елгы фестивальдә гран-прига лаек булырдай башкаручы булмаган иде. Быел Төмән өлкәсенең Шыкча авылыннан килгән 11 яшьлек Ильшат Габдуллин шундый оста итеп төрле музыка коралларында уйнады һәм татар җырларын үзенчәлекле итеп башкарды ки, жюри аны гран-прига лаек дип тапты,” - ди җюри рәисе Олег Дҗанияров.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе, татар сәнгате мәктәбе директоры һәм “Көзге Иртыш моңнары” фестиваленең төп оештыручысы буган Габдулхак Ахунжанов та 8-нче фестиваль уңышлы үтте дип саный. “Мондый фестивальләр киләчәктә дә дәвам итсен өчен безгә тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк,”- ди ул.

Менә шундый уй-фикерләр, теләкләр һәм өметләр белән яшиләр Семей татарлары. Әлбәттә аларның бар эшләре дә уңышлы бара, бар да ал-да гөл дип әйтеп булмый. Көндә бихисап проблемалар туып тора. Әмма Габдулхак Ахунҗанов кебек җитәкчеләр булганда һәм барсы бергәләп, бер юнәлештә эш алып баргангда, ниятләгән эшләрне башкарырга һәм уңышларга ирешергә мөмкин булачак дигән өмет тумыйча калмый.

Сания Мирхалеева, Семей шәһәре

XS
SM
MD
LG