Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керчь култыгында югалган 5 диңгезчене эзләү туктатылган


Керчь култыгында бүген 3 дингезченең мәете табылган. 3 кеше исән килеш табылган. Алар кичә баткан йөк ташучы көймәдә эшләгән кешеләр дип уйланыла. Севастополь тирәсендә баткан башка көймәдәге тагын 15 дингезченең язмышы билгесез булып кала. Якшәмбедә булган давыл нәтиҗәсендә кимендә 9 көймә зур зыян күргән.Алар арасында нефть һәм күкерт ташучы көймәләр дә булган. Нәтиҗәдә Азов дингезенә мең ярым тонна ягулык түгелгән.
XS
SM
MD
LG