Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:01

Татарстан хастаханәсендәге яңгын тәмәкедән чыккан


Лаеш районындагы тернекләндерү медицинасы республика хастаханәсендә яңгын чыккан. Ул тәмәке тартканда булган саксызлык сәбәпле чыккан, дип хәбәр итә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Баш миңенә кан саувыны кичергән бу авыру урын өстендә тәмәке тарткан. Яңгын якшәмбе кичендә, авыруның бүлмәсенннән, хастаханәнең 3нче катында башланган була. 90га якын кеше имин җиргә күчерелә. Яңгын сүндерелгәч, 42 яшьлек кешенең мәете табыла

XS
SM
MD
LG