Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәләтлеләр янәдән бергә очрашты.


Белемгә, иҗатка, файдалы күңел ачырга күнеккән мәктәп укучыларның күңеле каникул вакытында да тик тора алмый. Көзге каникул вакытларында иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр, олимпиадаларда актив катнашучы татар яшьләре үзләре кебек сәләтле укучылар белән көзге сессиядә очрашты. Ул 5ноябрьдән 11 ноябрьга кадәр дәвам итте. Биредә алар үзләренең белемнәрен тагын дә камилләштерде.

Яшьтәшләрен арасында табигать тарафыннан бирелгән зур акылын, белемлелеген белән аерылып тору җиңел эш түгел. Башка балаларга аңлашылмаган үзенчәлекләре аларның сәләтләрен кайчак җәзага әйләндерә. Татарстаннын яшь“ энштейннары” бу яктан бик бәхетле – аларга сәләтләрен ачу, уртак кызыксынулары булган яшьләр белән аралашу мөмкинчелеге бар. “Сәләт” иҗтимагый фонды мондый балалар белән 10 елдан артык вакыт эшли. Фонднын эшчәнлеге ел әйләнәсендә бер дә туктап тормый. Җәйге аланнарда ял итүдән кала, каникул вакытында да үзләренә яңа файдалы мәгълүматлар туплыйлар.

Быел исә көзге сессиягә 70 сәлкеш килгән. Кызлар, егетләр бер-берсе белән бик тату яши биредә. Кичләрен уздырылучы кичәләр аларны тагын да берләштерә. Ә алар монда бик күп – төрле концерт-тамаша, брейн – ринг һәм башкалар.

Сессиянең максаты күңел ачуга гына нигезләнеп калмый. Биредә күптөрле остаханәләр, күренекле галимнәр белән очрашулар оештырыла. Укучыларның һәр минуты файда белән үтә, кул кушырып утырырга бер генә минут вакытлары да калмый. Иртәнге якта сәлкешләр, үз сайлаулары буенча инглиз теле, журналистика, җәмгыять белеме, татар теле, информатика, яки математика дәресләрендә үзләренең белемнәрен арттырды. Әйдәманнар әйтүенчә, сәлкешләр күбрәк журналистика остаханәләренә яратып йөргәннәр. Мәктәптә фән буларак өйрәтелмәгәнгәме, укучыларны журналистика аеруча кызыксындырган. Ә математика остаханәсендә белемен камилләштерергә теләүчеләр бик аз икән.

Шулай ук бик күп күренекле шәхесләр килеп, яшь буынга аң-белем бирде, - ди сессиядәге җитәкче урынбасары Элина Степанова. Тулырак итеп ул болай диде.

Безгә психолог, профессор Фәридә Тансыйковна килде. Аның биргән дәресе “Аралашу этикасы” дип аталды. Шулай ук КДУның философия факультеты деканы килде. Сәлкешләр чит ил грантлары җиңүчеләре, җәй көне эшләгән “Сәләт-Прага” проектында катнашучылар белән очрашулар булды.

Шулай ук, сессия вакытында сәлкешләрнең рухи тормышларын, зыялылыгын баету да күз алдында тотылган. Әйдәманнар, сәлкешләр бергә җыелып Г. Камал театрына премьера карарга да килделәр. Сэлэттэге көзге сессия сэлкешлэргә ни бирэ дигән сорауга әйдаман Илшат Шәрәфетдинов болай җавап бирде.

Сәләт татар милләте үсеше өчен бик әһәмиятле. Нәкъ менә Сәләт аша без актив, креатив яшьләрне табабыз. Аларның шәхси үсешләре өчен мөмкинчелекләр тудырабыз. Бу Казан яшьләренә генә кагылмый. Чит төбәкләрдәге яшьләрне дә үзебезгә җәлепитәбез. Сәләттә татартеле, татар традицияләре саклана.

Мондагы сәлкешләрнен киләчәге якты. Чөнки монда һәрберсе үзен мөмкинлекләрен ачу өчен ышанычлы адымнар ясый. Сэлэт гармонияле үсеш алган шәхес формалаштырырга ярдәм итә. Киләчәктә аларның барысы да рухи һәм әхлакый өлкәдә үзен ача алачак. Шуңа да “Сәләттә” дустанә атмосфера хөкем сөрә. Монда фикердәшләр берсен –берсе таба, алар алга таба да очрашып, аралашып тора, бергә эшли. Фикердәшләр бергә эшкә тотына икән, уңышка шик калмый.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG