Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга кардәш төрки халыкларның җырчылары килде


Муса Җәлил театрында Татарстанның халык артисты Муса Жәлил бүләге лауреаты Кырым Республикасының да атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллина үзенең алтмыш еллыгы уңаеннан “Yлемсез ил моны” дигән юбилей концертын оештырды. Катнашучылар арасында җырчы белән иҗади бердәмлектә эшләүче “Сөембимкэ варислары” фестивале лауреатлары, “Сорнай” һәм “Рух” фольклор, Харис Нигъмәтҗановның халык уен кораллары ансамблләре, биюче Нурбәк Батулла кебек милли ижад әһелләре һәм яшьләр катнашты. Концерт-фестиваль шулай ук Исмаил, Сәүбән Закир кебек талантларны да ачты. Театрга кергәндә билет юкмы дип сораучылар бар иде. Тик концерт башланып киткәч аның гадәти булмавы ачыкланды. Тик концерт башланып киткәч аның гадәти булмавы ачыкланды, кайбер тамашачы ишеккә таба да карый башлады. Сәхнәдән без ишетми торган башка төрле, тарихи тамырның көчен күрсәтүче музыка яңгырады.

Концертка хакасларның халык артисты Нина Кандыганова, ногайларның мәшһүр Яхья Кудайбердиев, Украинадан Диләвер Сеттаров, Сейтабла Меметов кебек йолдызлар килде. Шулай иттереп гадәти эстрада концерты яки шау-шоуга күнеккән тамашачы шаккатты. Җырчы ханым сәхнәгә төрик – татар тамырга тоташтыручы музыканы чыгарды. Юбилей каһарман җырлар фестиваленә әрверелде. Җырларында моң да, тирән мәгънә, көрәш рухы да бар иде. Радиога биргән әңгәмәсендә Гөлзадә болай дигән иде. Гөлзадә:

Безне туйдырды инде эстрадагы мәгънәсез, арзанлы, җылап җырлый торган жырлар. Ә бит тормыш бара, көрәш бара. Ватан өчен, теле өчен, дин өчен. Һәр татар җаны өчен көрәш бара. Шушы вакытта бездә радиода башка җырлар яңгырый. Каһарманлык сәхнәгә җитми. Мин инде үз юбилеемның бер генә өлешен булса да шушы каһарман җырларга багышларга булдым.

Тамашачылар арасында татар өчен фикер иясе булган кешеләр шактый иде. Тарихчы галим Миркасыйм Госманов концертта төрки кардәшлек белән спекуляцияне күрми. Ул Гөлзадәне беренче чиратта мохтаҗ, дәүләтсез халыкларга ярдәм кулын суза дип саный. Ягъни татар, ногай кебек дәүләтсез төркиләргә дәүләтлеләрдән ярдәм дә көтеп булмый кебек. Миркасыйм Госманов:

Казах, үзбәк кебек дәүләтле халыкларга безнең ярдәм кирәкми. Гөлзадә ногай, кырым татары кебек нәүмизләрнең проблемаларын көреп ала белгән.

Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин да музыка сәяси максатка, берләшүгә дә ярдәм итә дип саный. Фәндәс Сафиуллин:

Уртак рух, уртак идеялар белән яшибез. Бу концерт һәм музыка сәяси бер эш кебек, шул берләштерү идеясына хезмәт итү.

Ә Хакасиядан килгән Нина Кандыганова сәхнә артында ук карендәш булган татарларга карата хисләрен такмак итеп “ырлап”, ягъни җырлап бирде. Элек Минусинск татарлары дип аталган хакаслар такмакны “тохмак” дип атыйлар икән. Нина Кандыганова тыңлаучыга татар колагы аңларлык итеп такмак ңырлап күрсәтте.

Гөлзадә һәм аның шәкертләре оештырган каһарман җыр фестиваленең әһәңе әле озак яңгырар. Моны раслап белгечләр, җырчылар, читтән килгән башкаручылар тавышын, фикерләрен сез атна ахырында махсус әзерләнгән тапшыруда да ишетерсез. Сорау әлегә ачык кала. Татар музыкасы кая бара? Татар җыры ник замана шаукымнарына бирешә, ул милли рухны тәбияли аламы?

Амил Нур

XS
SM
MD
LG