Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

Матбугат очрашуы


“Кеше һәм ватандашлар хокукы өчен” оешмасы бүлекчәсе рәисе Рәис Дәүләтхуҗинны яклап матбугат очрашуы узды. Аны “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте бүлекчәсе лидеры Альмира Жукова һәм Рәис Дәүләтхуҗинның адвокаты Ирина Шерстнева уздырды. Жукова Дәүләтхуҗин куркытып акча алуда гаепләнә диде. Аның сүзләренчә, Дәүләтхуҗин июль аенда Благовещендагы эшкуарларның һәм республика милициясе һәм прокуратурадагы канун бозу очраклары турында Русия Президенты һәм Генераль прокуратурага мөрәҗәгатьләр җибәргән булган. Ул документлар интернетта бар дөньяга таралгач, август аенда шул документтагы гаеплеләргә аны көчләп сатуда гаепләнде. Дөньяга таралгач аны сату мантыйкка туры килми диде. Жукова моны кеше хокукларын яклаучы оешмаларны планлы рәвештә юкка чыгару дип бәяләде.

Ирина Шерстнева бу җинаять эше фальсификация дип белдерде. Аның сүзләренчә, Дәүләтхуҗин милиция һәм түрәләрнең кырын эшләрен белгән өчен җәза ала.

Рәис Дәүләтхуҗин 8нче ноябрь ачлык игълан итте. Ачлык акциясенә кадәр Русия Президенты һәм Генераль прокуратурага мөрәҗәгатьләр күндерде. Анда ул гаепсез килеш җинаять эше ачуларын, гаделлек өчен көрәштә үзенең корбан булуын, тикшерү изоляторында сәламәтлеген саклауга мөмкинчелек бирмәүләре өчен үлгәнче ачлык акциясен дәвам итәчәген белдергән.

XS
SM
MD
LG