Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виталий Калоев Русиягә кайтты


Швецария төрмәсеннән вакытыннан елек чыгарылган Виталий Калоев Русиягә кайтты. Калоев, аның гаиләсе һәм Башкортостан кешеләренең үлеменә бәйле булган һава диспечеры Питер Нильсонны үтерүдә гаепле дип табылган иде. Германия күгендә очкычлар бәрелгән төндә һава аланында Питер Нильсон эшләгән булган. Шушы казада 71 кеше үлгән иде. Калоевка 2005 елда 8 еллык төрмәдә җәзасы бирелде. Ул Швецария Югары мәхкәмәсе карары белән вакыттынан елек иреккә чыгарылды һәм дүшәмбе төнендә Мәскәүгә кайтты.Һава алынында аны тантаналы төстә каршы алдылар. Калоев, Русиягә, туган якларына кайтырга шат булуы, балаларың каберенә барачагы турында әйтте.
XS
SM
MD
LG