Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйдәр Бигичев татар күңелендә йолдыз булып яши


Танылган татар җырчысы, Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Хәйдар Бигичевның безнең арабыздан китүенә бүген нәкъ 9 ел үтте. Әмма бүген дә әле ул халык күңелендә яши, җырлары белән күңел кылларын тибрәтә.

Күп еллар Хәйдар Бигичевның тормыш иптәше булган, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева “Хәйдәр минем өчен бүген дә исән әле”,- ди. Кешене аның тормыш иптәшеннән дә күбрәк белүче юктыр. “Азатлык” радиосы Зөһрә Сәхәбиевага шылтыратканда ул юлда, Башкортостаннан кайтып килә иде. Шулай да ул бик теләп Хәйдәр Бигичев турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Без Хәйдәр белән Башкортостанны гомрем буе яраттык, еш йөри идек анда. Хәзер дә барам анда. Анда да гел Хәйдәрне телдән төшермиләр. Минем янда булмаса да, күңелемдә гел ул. Мәңге шулай булыр инде. Ашыга-ашыга шәһәргә кайтып киләм, аның рухына Коръән укытырга. Татар тарихында аның кебек универсаль җырчы юк иде әле дип әйтсәм, минем белән бөтен кеше килешер. Аның күңеле саф иде, һәркемгә дә изгелек тели иде, кешегә начарлык эшли торган кеше түгел иде. Иҗат кешесенең холкында үзенчәлекләр була инде. Ул үзенчәлекләрне мин сизмәдем, шулай булырга тиеш дип яшәдем. Гаиләдә чын ир, чын хуҗа, үрнәк әти иде. Эшенә нык бирелгән, соңгы тамчы көченә кадәр халыкка хезмәт итә торган кеше иде. Үз халкын ярата иде.

Хәйдар Бигичев 1949 елның 16 июнендә дөньяга килә. Казан консерваториясен тәмамлаганчы ук Хәйдар Бигичевны М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына эшкә чакыралар. Монда ул бик күп музыкаль әсәрләрдә төп рольләрне башкара. Нәҗиб Җиһановның “Алтынчәч” һәм “Җәлил” әсәрендә Җәлил, С. Сәйдәшевның әсәрендә Батырҗан ролендә катнаша.

Шулай ук Бигичев классик урыс һәм чит ил репертуарындагы опера спектакльләрендә уңышлы чыгышлар ясый. “Кармен” опера спектаклендә Хозе, Германның “Пиковая Дама” , “Борис Годунов” спектаклендә Самозванец ролендә тамашачының күңелен әсир итә. Җырчының талантының, эшчәнлегенең иң югары ноктасы булып Дж. Вердиның операсында Отелло партиясе тора. “Кармен” операсында Хәйдәр Бигичев белән чыгыш ясаган танылган опера башкаручысы Тамара Синявская Бигичевка иң югары бәя бирә.

Хәйдәр Бигичев Вердиның “Аида” операсында Радамес партиясен башкарырга хыялланып яши. Бу рольны башкару өчен ул зур көч куя.

Казанда Бауман урамындагы “Йолдызлар аллеясында” вакытсыз рәвештә безнең арабыздан киткән, ләкин бүген дә әле күпләрнең яраткан җырчысы булган Хәйдар Бигичев исеме язылган йолдыз шәһәребез кешеләрен һәм кунакларын бүген дә әле шатландырып тора. “Беренче тапкыр күрүем”, “Исә җилләр”, “Идел суы ага торыр”, “Тын сукмакта тал тирбәлә” җырларын халыкның зур өлеше бүгенге көндә дә яратып тыңлый.

Ландыш Гобәйдуллина.

XS
SM
MD
LG