Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрд сугышчылары Төркиядә яңа һөҗүмнәр оештырды


Нәтиҗәдә 4 төрк хәрбие үтерелгән. Бу хәл Гыйрак белән чиктәш районында була. Шулай ук бүген Гыйрак рәсмиләре Төркиянең хәрби боралаклары Гыйракның төньягындагы авылларны бомбалады, дип белдергән иде. Төркия Гыйрак чикләренә дистә меңлек гаскәрен китергән иде. Бу эш көрд сугышчыларының мөмкин үтеп керүләреннән саклану өчен эшләнә. Чик буенда киеренкелек үткән айда сугышчылар тарафынннан булган һөҗүмнәрдән соң үсеп киткән иде. Ул бәрелешләр 50ләп кешенең гомерен өзде.
XS
SM
MD
LG