Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Көзге Иртеш моңнары” фестиваленнән тәэсирләр


“Азатлык” тыңлаучылары быел ноябрь башында гына Казахстанның Семей шәһәрендә сигезенче мәртәбә “Көзге Иртеш моңнары” дип исемләнгән татар сәнгате фестивале булып узуы турында инде хәбәрдәрләр. Мәгълүм булганча, әлеге фестивальдә Казахстанның Петропавловски, Кызыл-Орда, Зыряновски шәһәрләре, Бишкарагай районының Бәшкүл авылы, Карачәй-Чиркәс республикасы, Новосибирси, Төмән, Кемерово өлкәләре, Тубыл, Омски шәһәрләре сәнгатькәрләре катнашты. Фестиваль барышында аларның кайберләре белән очрашып, әңгәмә кору мөмкинлеге туды. Минем беренче әңгәмәдәшем 72 яшьлек Заһидулла агай Хаҗиев. Ул Карачәй-Чиркәс республикасының Чиркәс шәһәреннән килгән. Загидулла агай күптән төрле конкурсларда катнашып, уңышларга ирешкән, төрле дәрәҗәләрдәге дипломнар яулаган, әмма татар җырлары белән түгел. Ничектер уйламаганмын, нинди матур татар җыры, беренче мәртәбә ишеткәч таң калдым...- ди ул. Татарча ул бер ел элек кенә җырлый башлаган.

Заһидулла агай кыскача гына Карачәй-Чиркәс республикасында яшәүче татарларның хәл-әхвәлләре хакында да сөйләде. Татар җәмгыяте анда күптән түгел оешкан булса да шактый актив эшчәнлек алып бара. Карачәй-Чиркәс республикасында 1200 татар яши. Чиркәс шәһәрендә “Якташ” дигән татар оешмасы эшли. Төрле чаралар оештыралар, сабантуй үткәрәләр.

Заһидулла агай Хаҗиев Казахстан җирендә үткәрелгән фестивальдә катнашучылар арасында иң өлкәне булды. Алдан әйткәнемчә ул инде 72 яшен тутырган. Өлкән яшьтәге кешенең юл газапларыннан курыкмыйча, барлык чыгымнарга саллы гына акчалар тотып, Казахстанга килеп зур сәхнәдә чыгыш ясый алырлык энергиясе булуына ничек сокланмыйсың!

Татар сәнгате бәйрәменә читтән килгән катнашучылар арасында Төмән өлкәсенең Шыкча авылыннан килеп, гран-при бүләгенә лаек булган Илшат Габдуллин иң яше булды. Аңа 11 яшь. Остазы - әтисе Гаяз әфәнде сүзләренчә, Илшат 5 яшеннән җырлый башлаган. Әйтергә кирәк, Төмән өлкәсе талантлары Семей фестивалендә беренче мәртәбә катнаштылар һәм гран-при бүләгеннән тыш, тагын берничә лауреат дипломнарына да лаек булдылар.

Чираттагы әңгәмәдәшем Төмән шәһәренең хәвәскәр композиторы, “Композиция” номинациясендә беренче бүләккә лаек булган Җәмилә ханым Рәхимова.

Җәмилә ханым оештыручыларга карата да, катнашучыларга карата да соклануын белдерде.Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте үсешенә күп өлеш кертүче бу ханымның алдагы планнарында үзешчән композиторлар бәйгесе оештыру. Ә ике айдан Төмәндә татар мәдәнияте көннәре үткәреләчәк. Мәдәният аша без балаларыбызны татар итеп тәрбияләргә тырышабыз, алар өчен “Таң йолдызы” фестивале үткәрәбез, анда алар аралашалар, үз мәдәниятләрен, традицияләрен өйрәнәләр, туган телләрендә сөйләшәләр,-ди Җәмилә Рәхимова.

Кызыл-Орда шәһәренең татар үзәге рәисе Галия Гыйззатуллина да, татар җырлары аша телне дә яхшырак өйрәнәм, туган телемдә яхшырак сөйләшә дә башладым,-ди. Галия ханым Семей фестиваленә җырчылар алып килгән.Бу юлы күп сабак алдык, хаталарыбызны күрдек, икенче мәртәбә ныклап әзерләнеп киләбез,- ди Галия ханым.

Өлкәдә 2000-ләп татар яши. Кызыл-Орда шәһәрендә татар мәдәният үзәге 16 ел эшләп килә. Галия ханым әлеге үзәкнең 4-нче җитәкчесе. “Үзәк активистлары көче белән без, бу көнгә кадәр булган рәисләр турында белешмә-китап чыгардык. тарихи календарь нәшер иттек, татар сәүдәгәрләрен күрсәттек, планда – табиблар белән чыгару”, - ди ул.

Казахстанның Петропавловски шәһәреннән килгән җырчы Илдар Сәрсенбаев 18 яшьтән 35-кә кадәр номинациядә беренче бүләк иясе булды. Ул татар җырларын кечкенәдән өйрәнгән, әмма җыр бәйгесендә беренче мәртәбә көчен сынап карады. Илдар Петропавловскидагы татар-башкорт оешмасы эшендә актив катнаша. Оешманың яшьләр канаты бар, сабантуйлар үткәрәбез, концертлар куябыз,- дип сөйли Илдар.

Кемерово өлкәсенең Берёзовски шәһәре үзешчәннәре дә “Көзге Иртыш моңнары” фестивалендә беренче мәртәбә катнашалар. Берёзовскида 1 меңнәң артык татар яши, “Дуслык” исемле татар оешмасы эшләп килә, Кемеровоның “Дуслык”татар милли оешмасының филиалы булып булып теркәлгән. Оешманың эшчәнлеге турында Ләбибә Гыйниятуллина бәян итә. Ләбибә ханым үзе “Дуслык” оешмасы каршында эшләүче “Салават күпере” үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе. Берёзовскида татар телен укыталар, ел саен Сабантуй уздыралар, татар спортчылары белән эшлиләр, ансамбльләре белән чыгыш ясыйлар, өлкәннәр көнен уздырганнар. “Күп яңалыклар алдык, минем яңа планнарым туа, тормышка ашырлар дип уйлыйм. Габделхак юлы белән эшне дәвам итәргә уйлыйбыз”,- ди Ләбибә ханым.

Шулай, Семейдә үткәрелә торган татар сәнгате фестивале үз максатына ирешә кебек, катнашучылар аннан яңа көч-дәрт алып, яңа планнар төзеп кайтып китәләр.

Омскилыларга килгәндә, “Көзге Иртеш моңнары” бәйгесендә алар 2003 елдан бирле катнашып киләләр. Быелгысына 13 кеше барды. Алар җыр, бию, нәфис сүз, инструменталь музыка номинацияләрендә көч сынадылар. Омски үзешчәннәре 1 беренче, 1 икенче һәм 2 өченче дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнделәр. Аннан тыш “Халкым җәүһәрләре”, “Моң чишмәсе” кебек махсус дипломнарга да лаек булдылар.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG