Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:17

Тифлис мәхкәмәсе Окруашвилины кулга алу турында карар чыгарды


Тифлистагы мәхкәмә Грузиянең елекке саклану министры Ираклий Окруашвилины кулга алу турында карар чыгарды. Ул вазыйфасына салкын карауда, вызыйфаларын арттыруда, канунсыз акча таләп итүдә, акча юуда гаепләнә. Окруашвили 6 миллион доллар исәбенә иреккә чыгарылган иде. Грузия Баш прокуратурасы вәкилләре, Окруашвили 14 ноябердә мәхкәмәгә килмәде, шуңы аның чыгарылуы өчен нигез булган шушы акчалар бюджетка күчереләчәк. Гаепләнүчене эзләу чаралары башлана. Окруашвилиның яклаучысы, Ека Беселия әйткәнчә, хәзерге вакытта Окруашвилиның мәхкәмәгә ышанычы беткән, аның кайту теләге туы ихтималлыгы түбән.

XS
SM
MD
LG