Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:53

“Татнефть” “Укртатнафта” акционерлары җыелышында катнашудан баш тарта


Әле узган атнада гына федераль матбугатта, Украинада нефть товарларына котлык, Кременчуг заводы банкротлыкка чыгачак дигән хәбәр таралса, бүген инде вәзгыят үзгәрде. Ыгы-зыгы күп булган октябрь аенды завод югалту түгел хәтта 1,3 миллион доллар керем дә китергән икән, Укртатнафта җитәкчесе Павел Овчаренко. Ноябрь аенда аның сүзләренә заводның кереме 20 миллион долларга күтәреләчәк. Мондый хәбәр “Труд” газетасында бастырылды. Украина ягы бу катлулы мәсь очракта күз йомырга тырышса да, Татарстан һәм русия акционерларын бу мәсьәлә әле дә борчый. 15 ноябрь көнне “Укртатнафта” акционерлары җыелышып бу мәсьәләне чишергә ниятлиләр иде. Билгеле булганча “Татнефть” җитәкчелеге моңа риза түгел. Берничә атна элек Украина президенты секретариаты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Шлопаның бу мәсьәләне акционерларга чишергә кушуы да Татарстан ягында ризасызлык уята. Узган тапшыруларыбызның берсендә “Татнефть” җитәкчесе Наиль Маганов бу турыда болай дигән иде.

Ни өчен, акционерлар заводдат җинаятьчеләрне куып чыгарырга тиеш, аңлашылмый. Бу хокук саклаучылар эше билгеле. Хокүмәт, прокуратура хәл итсен, завод чиста булгач кына, акционерлар җыелып үз эшшләрен башкарачак.

Акционерлар җыелышы узуга бер көн калды, әмма “Татнефть” барыбер дә үз фикерен үзгәртмәгән һәм бу җылышларда катнашырга уйламый. Бу турыда бүген Азатлыкка “Татнефтьнең” планлаштыру идарәсендә бүлек модире Мария Совелова болай диде.

Бүгенге көндә завод әледә яулап алучылар кулында. Акционерларның бу җыелышын планнаштырган вакытта барсы да тыныч иде әле. Ул вакытта “Татнефть” үзе бу җыелышны үткәрергә кирәк дип йөрде. Моның өстенә әле акцияләр проблемасы да чишелмәгән. Без уйлыйбыз, 18% акция Татарстан ширкәтеннән хокуксыз алынды дип. Ширкәт белән Овчаренко җитәкләгән вакытта безнең чә бу җыелышта “Татнефть” сүзе үтемле булмас. Ә безнең бу җыелышта катнашу бу әлеге җыелыш тулы составта узды дигәнне аңлата һәм монда безгә каршы да карарлар кабул ителергә мөмкин.

Әлеге идарә җитәкчесе Сюбаев Нурислам исә “без үз хокукларыбызны Украина мәхкәмәләрендә дәвам иттерәбез” дип белдергән. Хәтта үзе бу мәхкәмә эшләренең Татарстан файдасына тәмамлануына ышанмаса да. Ник дигәндә чөнки Укртатнафтага һоҗүм оештырган Овчаренкога ачылган җинаять эше дә инде туктатылган. Ә Украина җитәкчелеге бу проблеманы бары тик корпоратив аңлашылмаучанлык кебек кенә кабул итә.

Мәсәлә тирәсендә ыгы-зыгы дәвам иткәндә, белгечләр арасында бу уңайдан фикерләр дә төрлеләнә бара. Кемдер моны Украина җитәкчелегенең гамәле дисә, икенчеләр моның асылында “Татнефть»не “Роснефть”кә кушу ята диелә. Шулай ук белгечләрне «Гаспромнефть» президенты Александр Дюковның йөреше аңлашылмый. Укртатнафтаның Русия акционерлары арасында шундый каршылыклы хәл туганда, “Гаспромнефть” «Нафтогазгаз»ны чимал белән тәэмин итәргә әзер диде ул. Белгечләр моны күбесенчә “Газпром” белән “Роснефть” арасындагы көндәшлек белән бәйлиләр. Көндәшлек объекты алар фикеренче “Татнефть», чөнки бүгенге көндә Татарстан ширкәте республиканыкы булып кала, гәрчә федераль дәрәҗәдә аңа кызыгучылар күп булса да.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG