Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан милиционерлары фатирлы, мәчетле һәм чиркәүле булды


14 ноябрьдә Русия эчке эшләр министыры Рәшит Нургалиев һәм Татарстан республикасы президенты Минтимер Шәймиев катнашында Казанда “Кояшлы шәһәрчек” торак комплексыннан милиционерларга фатир ачкычлары тапшырдылар. Республиканың эчке эшләр министрлыгының яңа бинасын һәм хокук сакчылары өчен мәчет һәм чиркәү булдырылды. Мәчет ачканнан соң, Татарстан милиционерларының 55 проценты Ислам динен тота дигән сүздә ишетелде Харис хәзрәттән. Мәскәү кунагы, Русия хокук сакчыларының башлыгы Рәшит Нургалиев Казанга 13 ноябрьдә килгән иде. 14-е инде Татарстан башкаласы аның килүен, юллардагы яшел киемлеләрнең артуыннан, кайбер урманардагы юл хәрәкәтенең үзгәрүеннән сизде. Нургалиев, Шәймиев, Сәфәров һәм башка ваграк түрәләр 100гә якын Татарстан милиционерларына фатир ачкычлары тапшырдылар. Алдагы өч ел эчендә тагын 545 хокук сакчысы фатирлы булачак дип ышандырдылар дәүләт җитәкчеләре. Рәшит Нургалиев үзенең чыгышында хезмәттәшләрен Русия милициясенең 90 еллык юбилее белән тәбрикләде. Гомүмән, рәхмәт сүзләре, тәбрикләүләр бу чараларда еш яңгырады. Казан үзәгендәге Татарстан эчке эшләр министрлыгының яңа бинасы да, аның янәшәсендә милиционерлар өчен торгызылган мәчет белән чиркәү дә Нургалиев, Шәймиев хәер-фатихалары, милиционерларның “Ура” тавышлары белән югары рухта ишекләрен ачтылар. Республиканың эчке эшләр министрлыгының яңа бинасын архитиктурасы, бизәлеше ягыннан яхшы эшләнгән һәм мондый биналар Казанда сирәк дип тә өстәде Татарстан президенты үз чыгышында. Ул бинага чынаннан да күп акчалар түккәннәр булса кирәк, эче тулы заманча техника, офислар, очрашу заллары. Шушы яңа бинаның артында милиционер өчен мәчет белән чиркәүдә ачтылар. Әлеге “Хәтер” мәчетенең имамы - Харис хәзрәт Салихҗан. Ул хокук сакчылары арасында Ислам динен тотучылар 55 процентка якын ди. Татарстанның эчке эшләр министрының урынбасары Фуат Зиннуров мәчет белән чиркәү мәсьәләсендә мондый фикерләр җиткерде: - Руслар һәм татарлар республиканың эчке эшләр органнарында бертизег дәрәҗәдә. Шуңа бу яңа ачылган мәчет белән җиркәү күңелне сафландыру, эшкә дәрт алу урынына әйләнер дип ышанам! Шулай итеп Татарстанда Минтимер Шәймиев ике дин арасында тигезлек алып бара, дип әйтә күпчелек журналистлар һәм хәзрәт белән чиркәү әһеленең бергә басып торуы шуны күрсәтә иде кебек. Бу чарлардан соң кайбер каләм ияләре,э яһүд милиционерлар нишләргә тиеш икән- дип пышылдады. Дәүләтнеке булган эчке эшләр органнарының мәчет ачулары алга китеш түгел, дөньядан артта калу - дигән сүзләр дә колакка чалынды. Ә вакыйга милиционерларның үз мәчете, үз чиркәве ачулыны күрсәтте. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG