Accessibility links

Кайнар хәбәр

Премьер яңарачакмы?


Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе яңартылуы ихтимал. Соңгы айларда республиканың 65 яшьлек Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтовның ялга китәргә җыенуы турында хәбәрләр таралган иде. Соңгы мәгълүматларга караганда, ул бу турыда якын көннәрдә узачак Дәүләт җыелышы утырышында белдерәчәк.

Инде яңа премьерның кем булачагы турында да фаразлар таралды. Аңа караганда, бу урынга ике кеше дәгъва итә. Альберт Харисов һәм Раил Сарбаевлар.

Альберт Харисовка 37 яшь, ул республиканың Русия федерациясе Президенты каршындагы вәкиле, бер үк вакытта премьер урынбасары да булып санала. Ул белеме буенча да югары урыннарга бик кулай — Харисов Русиянең контрразведка хезмәте академиясен тәмамлаган.

Раил Сарбаев бүгенге көндә республиканың милек министры йөген тарта, аңа 45 яшь.
XS
SM
MD
LG