Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалган гөмбәче


Белорет районында бер гөмбәче югалган иде. Ул Тирлән касабасында яшәүче Александр Крысин. Крысин иптәшләре белән гөмбә җыярга киткәч юкка чыккан иде Ниһаять, югалуына биш тәүлек дигәндә ул коткаручылар тарафынан табылган. Крысин урманда бер иске төзелеш вагончыгы табып шунда яшәгән. Вагончыкта тимер мич тә булган. Крысин шунда чәй кайнатып эчеп җан асраган.

Мөнир Вафин. Уфа
XS
SM
MD
LG