Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керчь бугазында каза нәтиҗәләреннән арындыру дәвам итә


Бүген Керчь бугазындагы ярының 16 километрлык өлеше диңгезгә түгелгән мазуттан чистартылды, дип хәбәр итте Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Ярның тагын 8,5 ярым километрлык аралыгы чәршәмбедә чистартылган, дип хәбәр ителә. Русиянең елга һәм диңгез транспорты агентлыгы башлыгы Александр Давыденко, давыл вакынытда икегә ярылган “Волганефть” көймәсендәге мазут суыртып алынган. Кара һәм Азов диңгезендәге давылдан соң югалган диңгезчеләрне эзләү кимендә тагын бер тәүлек давам итәчәк. Эзләү су астында да бара. Грузия көймәсенең 15 диңгезчесе турында бер ни билгеле түгел. Керчь бугазында тагын 4 диңгезче югалган. Елегрәк 4 кешенең мәете табылган иде. Кара һәм Азов диңгезендәге давылдан соң суга 2 мең тоннага якын мазут түгелгән иде. Русиянең су һәм метео тармагы өчен җаваплы оешма хәбәр иткәнчә, диңгездәге ягулыкның күләме куркынычсызлык чамасыннын кимендә 50 тапкырга күбрәк.
XS
SM
MD
LG