Accessibility links

Кайнар хәбәр

Замана кешесенә Муса Җәлил кем ул?


Совет чорында Эчке эшләр министрлыгы клубы булып торган лютеран чиркәвендә “Күптөрлелек яки күптөрлелелк белән танышу” исемле тикшеренү проектында катнашучы кунаклар хөрмәтенә концерт оештырылды. Тикшеренүчеләр Татарстанда Муса Җәлилгә яңа мөнәсәбәтне ачыклаган.

Россияда католик алманнар да шактый. Тик Казан алманнары үзәге җитәкчеләре Виктор Диц тәкъдиме белән лютеран чиркәве янына тупланып тора.

Чиркәүгә йөрергә барыбер алманнар җитешми. Алар туксанынчы елларда күпләп Алманиягә киткәннәр дә кайтмаганнар. Мәдәни үзәккә дә, концертларына да татарлар, урыслар, яһүдләр йөри. Виктор Диц та татарга өйләнгән. Шуңа күрәме, совет чорында “фашист” дип бармак төртеп күрсәткәндә, татар зыялысы безгә хөрмәт белән карады дип саный. Татар гына түгел, алманнарны башкалар да үз итә. Санкт-Петербург университетында органда уйнарга укучы кыз Cвета Синицина православиены да, католцизмны да кабул итә. Ул акустикасы торгызылып бетмәгән гыйбадәт залында классик лютеран музыкасы Иоган Себастьян Бахны уйнады. Чиркәүгә дә әйбәт, бушлай музыкант, Синицина да органда тәҗрибә туплый.

Концерт “Күптөрлелек яки күптөрлелек белән танышу” исемле тикшеренү проектында катнашучы Европа илләренән килгән студентлар җитәкчесе Берлинда яшәүче Кырым, Татарстан буенча белгеч, анда татар җәмгыятенең дусты төрекчә сөйләшүче Мисте Хотопп-Рикке. Проектта Алмания, Польша, Белорусия һәм Россия, Татарстан ягы студентлары катнаша. Алар алманча, татарча, урысча, инглизчә сөйләшә. Беренче тапкыр Алмания һәм Россия, Татарстан проекты ясалган. Тәүге тапкыр бергәләшеп тикшеренәләр. 18 ноябрьгә кадәр Татарстанда булалар, аннары бер атнага Алманиягә баралар. Ә Татарстанага килгәндә, Мисте биредә күпмилләтле җәмгыятьнең дус яшәвен күрә. Шулай ук Татарстанны Берлин белән бәйләп торучы Муса Җәлил турында халык ни уйлый дип тә сорый. Мисте Хотопп-Рикке:

- Яңа эмиграция бар. Әйтик моннан шактый санда яһүдиләр Израилгә, Америкага качтылар. Әмма Татарстандада алар өчен уңайлы яшәү шартлары бар. Чөнки Татарстанда милләтара вәзгыять үзенчәлекле, халыклар арасында тыныч һәм үзара хөрмәт белән яшәү бар. Алар кире дә кайта башларга мөмкин. Без эммиграция проблемаларын Казанда да, Алманиядә дә тикшерәбез. Гаҗәп әйберләр очрый. Әйтик бу алман йортында да эшләгән кайбер кешеләрнең гаилә әгъзәләре яһүди җәмгыятендә эшли. Яки кайберләре алман-татар гаиләсе кешесенә өйләнгән. Алар арасында аңлашылмаучанлык юк. Бу безнең өчен бик кызыклы нәрсә булып күренде.

Шулай ук Муса Җәлил турында, аның хәтирәсе турында өйрәнәбез. Совет чорында аны кем буларак беләләр иде? Бер коллабрационсит, вакытка яраклашучымы, коммунситмы, герой дипме? Кайсысы хәзер мөхимрәк. Яки Совет чорындагы кебек кабул итү дәвам итәме? Хәзер аны кем дип таныйлар. Шулай ук Германия да ул кем булып танылган. Әйтик Берлинда ул үтерелгән. Анда музее бар. Шулай ук ГДР җирлегендә аның исемендәге тимер юл депосы бар иде. Аның эшчеләре Муса Җәлилнең кызы Чулпан белән дә очрашкан булган. Тик ни өчен Чулпан гына. Германиядә өч китап чыкты. Тик аларда басым бары тик Чулпанга гына түгел иде. Бу да бик кызыклы әйбер. Без Җәлил музеенда сорадык. Ни өчен Чулпан гына монда. Башка балалары да бар иде.

Төгәллекне яратучы алманнар шагыйрьнең совет чорында күләгәдә тотылган нәсел җебе Рәисә Җәлилова белән дә очрашкан. Шулай ук Мисте совет чорында язылганнар белән алман галимнәре язганнар арасында аерма барлыгына да ишарә итә. Хәер, Алманиядә Җәлилне өйрәнүчеләр арасында татарлар бар. Әлки районында туып үскән Ләйсән Кәлимуллина Казанга тикшеренүләр өчен Алмания кешесе буларак кайткан. Казанда яшәгән, сугыш вакытында әсирлеккә төшкән мәрһүм Тәмербәк Дәүләтшин да бүген алман галиме дип санала. Ул совет иле аңлатканча Җәлил сугышның икенче көненнән үк сугышка китмәгән дип язып калдырган. Җәлил алты айлык сәяси идарә курсларында булган.

Мисте нәрсә каһарманлык ясау булган, нәрсә чынбарлык дип сорый? Шулай ук кызыл армиянең татар язучыларына мөнәсәбәте гаҗәпләндерә. Ни өчен урыс язучылары Татарстан ягына эвакуацияләнгәндә, Җәлилне һәм башка язучыларны фронт сызыгына чыгарганнар? Кулына каләм генә тота белгән язучылар берлеге рәисе фронтта нишләргә тиеш булган? Шулай ук үз халкы черегән бәрәңге ашаган, Сталин салымнарыннан кырылган вакытта Җәлил ник “майлы бутерброд ашап” Берлин урамнарында ак күлмәк, галстуктан йөргән. Аның әсирлектәге татар берләшмәләренә мөнәсәбәте нинди булган? Монысы галимнәр эше. Ә “Күптөрлелек яки күптөрлелек белән танышу” проекты совет мәктәбендә тәрбияләнгән кешеләренең үткән чор идолларына Татарстанда мөнәсәбәт үзгәрмәдеме дип сорый. Яки ул мәхәббәт рәсми трибуналарда, түрәләр авызында гынамы? Мәсьәлән студент Алик Мәхмүтов үзен милли җанлы дип саный, шуңа күрә Муса Җәлилне белә. Тик башкалар аны беләме? Алик Мәхмүтов:

- “Кем ул?”- дип сорыйлар. Чөнки онытылып бара. Пионерия чорындагы кебек аны рекламалау, пропогандалау юк. Шулай ук элек тә аны беренче чиратта каһарман дип аңлаталар иде, аннары гына ул шагыйрь буларак танылды.

Күптөрлелек буенча тикшеренүләр “Триалог” исемле проект кысаларында ясалган. Аны 2002 елда Мәскәү, Питербург, Берлин университетлары башлап җибәргән. Шулай ук аңа Киев, Барнаул, Казан университетлары да кушылган.

Амил Нур.

XS
SM
MD
LG