Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Укыту стандартларыннан милли төбәк компонентын чыгарып ташлаган Канунның Дәүләт Думасында раслануына сез ризасызмы?


- Юк риза түгел. Чөнки милли компонент безгә бик тә кирәк.

Без Татарстанда яшибез, ә бу нигездә татар республикасы. Милли компонентны чыгарып ташласалар, димәк алар безнең культураны мыскыл итәләр.

- Мин моның белән риза түгел. Студентлар каршы барсалар, мин моңа алар белән каршы чыгам.

-Мин канунны берничек тә карамыйм. Үз фикерем юк.

- Мин моны дөрес түгел, дип уйлыйм. Студентлар каршы чыгып, сүз әйтсәләр, миндә әйтер идем.

- Һәрбер милләтне кимсетү бу. Безнең хокукларны кимсетү була ул, дөрес түгелдер ул. Мин моңа каршы, укытучы буларак әйтәм моны. Скрипка укытам музыкаль мәктәптә. Без балаларга Еникеев, Жиганов, Фәрит Яруллинның әсәрләрен бирәбез. Әгәрдә бу милли компонент теләк буенча гына калса, без байлыгыбызны, матур көйләребезне , хәзинәбезне югалтабыз. Менә мин татар булгач, миңа татар композиторларының әсәрләре кирәк.

-Булырга тиештер ул, әмма бер сүздә әйтә алмыйм.

- Без яшәгән республикабызның тарихын, гореф-гадәтләрен телен йолаларын өйрәнергә тиеш.

- Федерализм принципларынннан борылып китү. Элек революциягә кадәр 13-14 елларда, тарих буенча, хәтта патша заманынның Думасында булган татарча сөйләшергә бертөркем депутатлар татар, башкорт фракцияләре булган. Бездә ул юк бит инде хәзер . Думада бер татарча сөйләшкән кеше дә юк. Бер сүз әйткән кеше юк. Депутатлар “за” булып кул күтәргәнәр бит инде моңа. Расланган, дөрес түгел бу, категорически дөрес түгел.

- Ул хәбәрне сездән беренче булып ишетәм. Риза түгелмен. Бу бит әле татарга гына карамый. Безнең Русия күпмилләтле ил . Күпмилләтле ил булгач, һәрбер кешенең мәнфәгате кайгыртылырга тиеш. Мәнфәгатьләрне кайгыртмау, ул шәхеснең теләген искә алмыйча, аның ихтирам итмәү, дип аңлыйм мин.

- Рәшидә Борханова тарафынннан эшләнгән программа татар балалары өчен, ул үз хәлендә үз көчендә калырга тиеш дип ышанам. Ул Татарстан Дәүләт стандартына туры китереп эшләнгән безнең татар баласы үзенең татар телендә белем алырга һәм тәрбияләнергә тиеш .

- Бөтен халыкка бу бик зур зыян.

- Бердәм дәүләт стандарты булырга тиеш, әмма һәм төбәкнең үз милли компоненты булырга тиеш. Чөнки бала иң беренче үзенең туган телен, аның мәдәниятен белеп үсәргә тиеш.

- Сайлауга катнашкан бер фирканең программасында да милли укыту, татар телендә укыту турында бер нинди сүз юк.

-1990 еллар уртасында башында республикада һәр баланы татарча укыту программасы бар иде. Анда урыс балалары да укый иде. Хәзер кая, юк бит ул бетте.

-Каюм Насыйри заманында татар телен башка милләтләргә укыту шундый дәрәҗәдә булган ки, хәтта аның ысуллары бүгенге көндә дә актуаль һәм аларны без бүгенге көндә дә кулланабыз.

-Без хәзерге хәләткә каршы чыгабыз һәм протест белдерәбез.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG