Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:08

Нургалиев поезд шартлату җинаяте фаш ителде, дип белдерде


Русия эчке эшләр министры Рашид Наргалиев, Новгород өлкәсендә булган “Невский Экспресс” поездын шартлату эше ачылды, дип белдерде. Бу хакта ул Русия эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятчелек белән көрәш бүлегенең бәйрәмендә белдерде. Рашид Нургалиев "зур террор гамәлләре фаш ителде, шул исәптән “Невский Экспресс” эше дә",- диде. Русия эчке эшләр министры бу хакта нинди дә булса өстәмә мәгълъмат бирмәде."Невский Экспресс" поездында булган шартлаудан 60 кеше зыян күргән иде. Шартлау оештыруда шикләнелеп Ингушетиядән ике кеше кулга алынган иде. Аларга гаепләүләр әлегә белдерелмәгән иде.

XS
SM
MD
LG