Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе чәчән Хамидовка 172 мең евро түләтү карарын чыгарды


Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе, Русия, хәрби чаралар вакытында җимерелгән өйе һәм ширкәте өчен, Чечня кешесе Ханбатай Хәмидовка 172 мең евро түләргә тиеш, дигән карарны чыгарды. 1999 елда Хәмидов яшәгән Братское авылына Эчке эшләр министрлыгының гаскәрләре кертелгән булган. Хәмидов һәм аның гаиләсе өйеннән китеп, берничә ел качаклар лагерларында яшәргә тиеш булган. Чечнәнең шушы кешесе мәхкәмәләргә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән булган, әмма аның шакәятьләре кире кагылган. «Коммерсантъ» гәзите хәбәр иткәнчә, Чечнядә җимерелгән торак һәм милек өчен 350 мең сум бирәләр.
XS
SM
MD
LG