Accessibility links

Кайнар хәбәр

18 яшьлекләр сәясәтне аңлыймы?


Римзил Вәли “Азатлык” радиосының “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә гадәттә, берничә мөстәкыйль фикерле кеше, берәр актуаль мәсьәлә буенча ачыктан-ачык сүз көрәштерә. Яисә бер-берсен куәтләп, гомуми караш булдыралар. Әйтергә кирәк, соңгы вакытта сәяси дискуссиядә катнашырга теләүчеләр сирәгрәк очрый. Моның өчен фикерле шәхес булуырга кирәк. Уйлаганыңны әйтергә курыкмау зарур. Аннары, кешеләргә үз фикерләрен турыдан-туры әйтергә шартлар тудыручы, ирекле җәмгыять булмаса, бәхәсләр һәм фикер алышулар каян килсен? Соңгы вакытта “түгәрәк өстәлләр”, сәяси дискуссияләр сирәк очрый. Бу шактый шомлы күренеш. Ә бит беркем дә күрәләтә кешеләрнең авызын томаламый, ә киресендә НТВ, РТР хәтта Русиянең 1 каналында кызу-кызу бәхәсләр, талашлар төн уртасына кадәр дәвам итә. Ә Татарстан яки татар мәгълүмат чаралары һәм милли җәмәгатьчелек авыл апалары кебек яулык читен кабып, тыйнак кына утыралар. Яисә җырлар, биюләр карап, тамаша кылу аларны тулысынча кәнагатьләндерә.. Бүгенге “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә катнашучыларның тәҗрибәсе юк. Алар нәрсәдән куркырга, нәрсәгә яраклашырга белеп бетерми. Сайлау алды көннәрендә төрле фиркәләр һәм сәясәтчеләр, Думага керер өчен тасма телләрен талдырып, бертуктаусыз сайрыйлар. 17-18 яшьлек татар егетләре һәм кызлары сәясәт турында ни дә булса әйтә аламы? Аларның кайберләре бүгенге әңгәмәдә катнашалар. Казан университетының беренче курсында укучылар - Питрәч районыннан килгән Саша Долгов, Казан егете Илмир Хәбибуллин, Пермь краеның Барда районыннан килгән Ләйсән Якупова, Башкортстанның Бишбүләк районыны вәкиле Әлфия Бәдретдинова, Сарман районыннан Рәмзия Закирова, Азнакайдан Динара Мөбәрәкшина, Саба егете Айзат Шәймарданов һәм Кама Тамагы районы Келәнче авылы мәктәбенең 11 сыйныфында укучы Алинә Камалиева. Дәүләт Думасына сайлаулар, сәяси хәл һәм өметләр турында 17-18 яшьлек татар яшьләре ни уйлый соң? Саша Долгов. Без бу сайлауларда катнашырга тиешбез. Ләкин безнең татар партиябез юк. Менә 2-нче декабрьдә сайлау була. Күп яшьләр аның турында белми дә. Үзләренә кирәк әйбер, дип санамыйлар. Нигә алай? Чөнки һәр партия үзен мактый. “Бердәм Россия” үзен мактый, Жириновский үзен мактый. Римзил Вәли. Син кайсына ышанасың инде? Саша Долгов. Берсенә дә ышанмыйм. Бер партия дә авыл өчен тырыша дип әйтә алмыйм. Һәр партиянең бер лозунзг: “Сильная Россия, единая Россия!”. Партияләр бер-берсенә охшаган. Мәсәлән, “Единая Россия” белән “Справедливая Россия” арасында нинди аерма бар? КПРФ белән “Справедливая Россия” арасында нинди аерма бар? “Шәрыкъ” клубында бер көнне очрашу булды, “Звезда Поволжья” газетасы редакторы Богданов демократик партиясен мактады. Аның төп планы мондый: Россия – великая держава в Европе, а русский народ – великая нация в Европе. Бу партия бары тик рус халкы өчен яши. Илмир Хәбибуллин. Менә Саша әйтте, күп яшьләрнең сайлау, съезд турында белмәү, кызыксынмау – бу факт. Моның объектив сәбәпләре бар. Әйтик, мин сайлауда катнашмыйм. Катнашу мөмкинлеге булса да, мин анда катнашмыйм. Чөнки, мин анда барып, тавышымны бирсәм, ни үзгәрә? Кайсы партия яшьләр өчен уңай такъдим итә? Әлфия Бәдретдинова. Илмир белән риза булмас идем. Сайлау – ул һәр кешенең бурычы дип уйлыйм. Илмир Хәбибуллин. Мин сезгә бик гади мисал китерәм. Авылда торган картлар коммунистик партияны бер төркем барып сайлаганнар. Сайлауның нәтиҗәсе итеп язганнар, мәсәлән, 450 кеше “Бердәм Россия”не сайлаган. Әлфия Бәдретдинова. Мин яңарак үз туган ягымда шуңа игътибар иттем: безнең районда адым саен “Бердәм Россия”нең плакатлары эленеп тора. Ә халык сайлау белән бик кызыксынып бармый бит, ничек тә булса, партияне үткәрергә кирәк. Шуның өчен, бездә “Бердәм Россия”не күбрәк рекламировать итәләр. Ә халыкның үз фикере булмаска да мөмкин. Римзил Вәли. Халык каршы булмагач, шундый такъдимне үтәп барып тавыш биргәч, демократияне җимерү, законны бозу бармы соң монда? Кайда монда хилафлык? Кайсы да булса канун бозылуын әйтә аласызмы? Илмир Хәбибуллин. Турыдан туры бу законга каршы килми. Римзил Вәли. Студентлар Саша, Илмир һәм Әлфия фикерләренә Кама тамагы районында мәктәптә укучысы Алинә Камалиева да кушыла. Алинә Камалиева. Кайбер кешеләр әйтә, минем сайлаудан берни үзгәрми, кайберәүләр, ул минем бурычым, дип саный. Һәрбер яшь кеше үзенчә уйлый. Алдагы кешеләр сайлаганнар, алар ниндидер үзгәрешләр көткәннәр, партияләрнең сүзләренә ышанганнар. Сайлау алдыннан тагын җитәкчеләр югары сикерәләр, сирәкләр әйткән сүзләренә тугры кала һәм теләгәннәрен эшлиләрдер. Минем фикерем шундый, һәрбер кешенең үз фикере булырга тиеш, һәрбер кеше сайлауга барырга тиеш. Илмир Хәбибуллин. Әйтик, мин коммунистик партияне сайлыйм. Алар миңа, яшь кеше буларак, нәрсә такъдим итә? Мин бушка сыйфатлы белем алырга телим, киләчәктә эш урынын алырга, һәм аннары фатир, калганы, калганы. Алар барысы да миңа шул әйберне такъдим итә. Римзил Вәли. Син Татарстанның башкаласында торасың, татар журналистика белән шөгыльләнә башлагансың. Бу яктан син нәрсә телисең? Илмир Хәбибуллин. Сайлаулар белән бәйле, сәяси реклама артты, мәгълүмәт чараларында күп урыннар шуңа бүленеп бирелде. Бәлки бу кирәктер, халык белергә тиеш, аңа җиткерергә кирәк. Әгәр дә сиңа андый мөмкинлек бирелгән икән, аны сыйфатлы рәвештә җиткерергә кирәк. Римзил Вәли. Алинә, син авылдан килгәнсең. Ә сиңа нигә кирәк ул? Синең юлың бармы, трамваең бармы, интернетың бармы? Дума үтә дә китә, әле президент сайлыйсы бар, Татарстанның да киләчәген билгелисе бар. Алинә Камалиева. Гап-гади мисаллар. Чит ил теле юк бездә, ә бит хәзер чит ил теле булмаса, аттестат бирелми, 11 еллы мәктәпне тәмамлагансың дигән справка гына бирелә. Укытучылар юк. Аннары, интернет директро бүлмәсендә генә бар. Римзил Вәли. Директор үзе генә карап утырамы? Алинә Камалиева. Юк, безгә кирәк булса, без анда керәбез. Ләкин, кайвакытта ул булмаска мөмкин, кайвакытта директор бүлмәсендә кеше булырга мөмкин. Римзил Вәли. Әлфия, синең авылың Казаннан еракмы? Әлфия Бәдретдинова. Ерак, 600 километр. Римзил Вәли. Ә сездә интернет бармы? Әлфия Бәдретдинова. Бар. Мәктәптә дә бар, авылда күп кенә кешеләрдә дә бар. Римзил Вәли. Алинәнеке кебек бәла юкмы соң? Ә чит телне укыталармы? Әлфия Бәдретдинова. Укыталар. Алинә Камалиева. Шулай килеп чыкты, без арттан калганнар кебек, интернет юк, чит ил теле юк. Интернет булмаган сәбәбенең берсе – безнең сотовый телефон сирәк җирдә тота. Скоростной интернетны ялгар өчен, телефон тотарга тиеш. Ә мәктәптә ул тотмый. Римзил Вәли. Март аенда Россия президентын сайлау үтә. Ни телисез сез Россия президенты буласы кешедән? Кем төслерәк кеше булырга тиеш ул? Алинә Камалиева. Кеше беркемгә дә охшаш булырга тиеш түгел. Кеше үзе булып калырга тиеш. Аның һәр бер нәрсәгә үз карашы булырга тиеш. Президентлыкка дәгъвә бирүчеләр арасында шундый кешеләр бар, алар үз якларын гына кайгырталар, ә ул халыкны кайгыртырга тиеш. Римзил Вәли. Синең карашка, андый кеше синең Кама Тамагында, Казанда, Россиядә очрыймы? Алинә Камалиева. Әйтик, безнең республика президенты. Мисал өчен мин Минтимер Шәймиевтан зарлана алмыйм. Саша Долгов. Яңа президент сайлаулары якынлаша. Бүгенге көндә президентны кем көтә? Аны көткән халык – руслар. Ә татарлар үз президентына ышаналар, аның көченә ышаналар. Бер мисал китерәсе килә. Явыз Иван үзенең тәхетен ташлап китә. Халык аның болдырын үбә-үбә килә. Һәм патша тәхетенә кайткан.. Урыс һаман ниндидер фантастик рухта яши. Римзил Вәли. Явыз Иван үзенең тәхетен бит Семен Бикбулатович дигән керәшен татарынаа бер ничә айга калдырып торган. Ишеткәнегез бармы? Хәзер дә андый хәл булырга мөмкинме? Саша Долгов. Андый әйберләрне безгә гомумән өйрәтмиләр. Минемчә, безнең халык демократияне аңлый алмый. Мәсәлән, халык “Путин, син кал!” дип чыга башлады. Бу бит демократияне үзе бозу. Алар үзләре чыкканмы әллә чыгарылганмы? Анысын бер кеше дә белми. Мин гап-гади студент, анда чыкмыйм. Бәлки, әйтсәләр, чыгарга да мөмкин. Римзил Вәли. Хәзер инде яшьләр сәясәт һәм киләчәк турында үз фаразларын һәм теләкләрен әйтер. Чыннан да 10 елдан соң тормыш, сәясәт һәм милләт нинди хәлдә булыр микән? 17-18 яшьлек татар яшьләре бу турыда фикер йөртә аламы? Ләйсән Якупова. Наркоманлык, эчкечелек аз булсын, тәмәке тарту аз булсын. Динара Мөбәрәкшина. Аны президент бетерә алмый бит. Яшьләр үзләре моңа шушы хәлне, гомумән сәясәтне үзгәртергә теләкләрен белдерергә тиеш. Минем бер танышым әйтте: әгәр дә миңа 100 сум түләп, берәр партияне сайларга әйтсәләр, мин аны җиңел эшләр идем. Хәзерге партияләрне миң аңламыйм, миңа барыбер, ди. Сәясәт яшьләрне кызыксындыра алмый. Рәмзия Закирова. Минемчә, яшьләр сәясәтне бөтенләй аңламый. Партияләрне, аларның идеяләрен, сәясәтен мин үзем дә бик төшенмим. Әлфия Бәдретдинова. Нинди партияне күбрәк пропагандировать итәләр, шуңа халык күбрәк тавыш бирә. Яшьләр сәясәткә кызыксынсын өчен, нәрсә эшләтергә кирәк? Бу ап-ачык мәсьәлә - күбрәк яхшы шартлар белән тәэмин итәргә кирәк. Саша Долгов. Менә бер мисал – тәмәке тарту. Әле минем ишеткәнем юк, тәмәкегә каршы чыгу. Тәмәке, аракы сатуны бетерү – барысы да бюджетка зур зыян китерә. Мин Россиянең көлке рәвештә таркаулавын теләмим. Айзат Шәймарданов. Хьюстонский проект җир шарында Америка, Европа, Япония калу тиешлеге турында сөйли. Ә Россияда халык юкка чыгарылырга тиеш. Кимендә, 15 миллион гына калырга тиеш. Ә ничек ююка чыгарыла? Без күреп торабыз, разврат, алкоголь, наркотиклар. Мөселман илләрендә каршы гел сугышлар. Күпчелеге вахабитлар, террористлар булып чыгара башладылар. Алинә Камалиева. Минемчә, барысы да кешеләрдән тора. Яхшырак булуын телибез икән, яхшырак булачак. Илмир Хәбибуллин. Минемчә Россия кечкенә дәүләтләргә таралыр. Ләйсән Якупова. Әгәр һәрберебез өлеш кертәм дип яшәсә, яхшырак яшәрбез, дип уйлыйм. Рәмзия Закирова. Киләчәк яшьләр кулында диләр. Әмма алар пассив, күп әйберне аңламыйлар. Аңлаганнары да бар... Римзил Вәли. Менә шундый фикерләр. Яшьләрнең һәркайсы тормышны һәм киләчәкне үзенчә күзаллый.
XS
SM
MD
LG