Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы Русиягә күзәтүчеләрен җибәрми


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының матбугат өчен әзерләнгән хәбәрендә "Русиягә керү визаларын берничә тапкыр сораганга карамастан, гөзерләребез даими кире кагылып килде” диелә. Быел Русия бу ешма исеменнән 2 декабер сайлауларында катнашырга рөхсәт иткән күзәтүчеләр санын 70 кадәр киметте. Алдагы сайлауларда 400 күзәтүчегә эшләргә рөхсәт булган. Русия хокук яклаучысы Лев Понамарев Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының күзәтүчеләр җибәрүдән баш тартуын аңлап була диде. Үзәк Сайлау комиссиясе башлыгы оешманың күзәтүчеләрен җибәрмәвенә гәҗәпләнү белдерде. Аның сүзләренчә, оешмага бар кирәкле кәгазьләр вакытында җибәрелгән булган.
XS
SM
MD
LG